ХАҖ ДӘРЕСЛӘРЕ (Уроки хаджа)


Channel's geo and language: not specified, not specified
Category: not specified


Зур галимнәребезнең берсе — Габделмухсин әл-Гәббәд әл-Бәдрның хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кыскача аңлатма.

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
not specified, not specified
Statistics
Posts filter


Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Игътибарыгызга Раил хәзрәт Фәйзрахмановның бик шәп китабын тәкъдим итәбез!

«hәр көнгә hәм hәркемгә файдалы вәгазь-нәсыйхәтләр» китабы, исеменнән күренгәнчә, hәммәбез өчен дә файдалы, калебләребезне вәгазьләп, нәсыйхәтен биреп торучы хезмәт булыр дип ышанып калабыз.

Әлеге китапка ия буласыгыз килсә, түбәндә күрсәтелгән номерга языгыз, шалтыратыгыз!
89274741205




Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Бу китапны тәкъдим итеп торырга да кирәкми. Бу — бүләк, сату өчен түгел.

Кирәк икән — түбәндә күрсәтелгән номерга языгыз, шалтыратыгыз.
89274741205




Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Игътибарыгызга доктор Гомәр ибн Габдеррахман ибн Мөхәммәд әл-Гомәрның сорау-җавап рәвешендә төзелгән, күптән көтелгән китабын тәкъдим итәбез.

Әлеге китап, Аллаһ сүзләре, Аның илчесе һәм беренче буын мөселманнарының инану-игътикадлары хакында мәгълүмат житкерә торган хезмәт.

Тәрҗемә кылучы: Илшат Җиhаншин (Әбү Сәлмән).

Әлеге китапка ия буласыгыз килсә — түбәндә күрсәтелгән номерга языгыз, шалтыратыгыз.
89274741205




Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ, кадерле дусларыбыз!

Шушы арада татар телендә файдалы, эчтәлекле китаплар дөнья күрде (hәм күрәчәк). Шулар белән сезне дә таныштырып китим дидем. Өегезгә кадәр дә китереп бирә алабыз)


Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Ин шәә Аллаһ, ноябрь аеннан башлап, күптән вәгъдә ителгән китапны — Габдерраззак ибн Габделмухсин әл-Бәдрның хезмәтенә нигезләнеп төзелгән «Аятел Көрси ("Ләә иләһә иллә Аллаһ"ка унике дәлил)» китабын укый башларбыз.

Файдалы мәгълүмат дип тапсагыз, якыннарыгыз белән бүлешегез!

Онлайн дәресләребездә безнең белән бергә буласыгыз килсә, инстаграмдагы битемә рәхим итегез!

https://instagram.com/sskormashi




Forward from: Сөләйман Солтан Кормаши
Мөһим язма!

«ГАШУРА КИЧЕ ҺӘМ ЗӘМ-ЗӘМ»

Гашура кичендә галәмнәрдәге барлык су чыганаклары да Зәм-Зәм суы белән кушыламы?


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Бәдрәф, юыну бүлмәләре


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Минадагы уңайлыклар. Ачтан үлмисең монда)


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Минадагы уңайлыклар


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Минадагы уңайлыклар


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Җәмәратка (таш атырга) илтә торган юл


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Рәсәй, СНГ илләреннән булганнарның күпчелеге яши торган район (56 нчы сектор)


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Минадагы палаткалар


Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ, кадерле каналыбыз кунаклары!

Белгәнегезчә, иртәгә хаҗ йолалары башлана. Каналыбызда, хаҗ кылучылар өчен ярдәмлек булыр дип, ә хаҗ кылганнар өчен хәтирәләрне яңартырга сәбәп булсын дип, фото-видеодан торган кыска гына дәресчекләр урнаштыра башлаган идек. Бу елны безнең яклардан хаҗ кылучылар юк инде. Шуңа да карамастан, киләсе елга булачаклар, ин шәә Аллаһ!

Әйткән сүзебезгә тугры калып, Зүл-Хидҗә аеның 8 нче көне —​ хаҗ йоласы башланган көн —​ Мина үзәнлеге хакында видеомәгълүмат тәкъдим итәргә булдык. Хаҗ кылучылар кайда яшәячәкләр, аларга нинди уңайлыклар​ каралган һ.б. —​ болар хакында шушы видео язмалардан белә аласыз.

Раббыбыз барчабызга да гөмрә-хаҗ йолаларын күүүп тапкырлар​ кылырга ярдәм итсен! Әмин! (Шушы урында син дә «Әмин» дип әйтергә онытма))


Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ!

Рамазан аеның сизелми дә узып киткәнлегенә шаhид булган кебек, динебезнең әркәннәренең берсе — хаҗ кылу вакытының да килеп җиткәнлеген сизми дә калырбыз, ин шәә Аллаһ!

Беребезгә дә сер түгел, күңелеңдә иман булган барча мөселманның да йөрәге Мәккә шәhәренә, Кәгъбәтуллага ашкына, аны сагына, юксына. Әллә сезнең белән дә алай булганы юкмы?

Кадерле каналыбыз кунаклары! Сезне янәдән хаҗ hәм гөмрә йолалары белән танышу мәҗлесенә чакырасыбыз килә.

Гыйлемнәрегезне яңартыгыз, якыннарыгызга тәкъдим итегез, бүлешегез!

P.S. «Минем хаҗ сәфәренә кабат барасым килә, САГЫНДЫМ, тик әлегә мөмкинчелегем юк шул», — дип фикер йөртүчеләргә киңәш: дәресләребезне янәдән тыңлап карагыз әле... Хәтирәләрегез яңарыр, үзегезне гөмрә, хаҗ кылып йөрим дип хис итәрсез, Мәккәнең эсселеген, Кәгъбатулланың үзенә генә хас булган хуш исен тойган кебек булырсыз, сагышларыгыз басылыр...)))

Болар барысы да күңелләрегезнең йомшарып китүенә hәм ихластан Аллаһка: «И, Раббым минем! Шушы изге җирләргә кабат барырга, гөмрә, хаҗ кылырга ярдәм ит миңа!» — дип дәшергә сәбәп булыр, бәлки. Ә Аллаһ нәрсә ди? «Миңа дога белән дәшегез — җавап бирермен!» («Гафир» сүрәсе, 60 нчы аять).

Раббыбыз Аллаһ барыбызга да гөмрә, хаҗ йолаларын кылырга ярдәм итсен! Әмин!


Аллаh бездән дә, сездән дә кабул кылсын!

20 last posts shown.

150

subscribers
Channel statistics