Игътибар! Заманча драматургия бәйгесе!
Язмаларны кабул итү вакыты 15 нче августка кадәр.
Нәтиҗәләр 2019 нчы елның сентябрь аенда игълан ителәчәк, авторларга истәлекле дипломнар һәм 7, 10 меңлек акчалата бүләкләр тапшырылачак. Һәр номинациядә ике призлы урын. Шорт-листка эләккән пьесалар сентябрь азагында җәмәгатьчелек каршында укылачак.
Җәмәгатьчелек каршында укылганнан соң, җиңүче пьесалар арасыннан Экспертлар советы өч хезмәтне сайлап ала, алар алдагы этапка - 2019 нчы елның ноябренда сәхнәләштерелүгә узалар.
Номинацияләр исемлеге:
- "Иң яхшы пьеса" (Россия) 1 һәм 2 урын.
Автор Россия территориясендә яшәргә тиеш.
- "Татар телендә иң яхшы пьеса" (Бөтен дөнья)
Пьеса татар телендә язылган булырга тиеш, авторның яшәү урыны мөһим түгел.
- "Регионның иң яхшы пьесасы" ( Татарстан)
Автор Татарстан территориясендә яшәргә тиеш.
Бәйгедә катнашыр өчен гариза бирү тәртибе, башка мәгълүмат әлеге сайтта -
http://centrpervii.info.