Район башлыгы Ленар Зарипов 57 бистәдә яңа төзелеп килгән урамнарның торышы белән танышты.
Юлсызлыкка зарланулар шактый бу якларда. Төзелеш эшләре ел да гөрләп бара, йортлар саны да күзгә күренеп арта. Хәзер инде юллар һәм урамнарны формалаштырып бетерү зарур.
Ленар Рафак улы урамнарны тигезләп, ком җәеп кую кирәклеген ассызыклады.
Билгеле ки, авыр техника йөргән, төзелешләр барган җирдә асфальт түшәп куюның мәгънәсе юк. Киләчәктә бу урамнарда да каты өслек булыр.
Район башлыгы шулай ук, 57 бистәдә парк буласы урынны да карады. Ә бу ниятнең чынга ашуы безнең кулда.
Шушы сылтама аша кереп
http://gorodsreda.tatar.ru һәркем үз фикерен белдерә ала.
‼️ Вакыт күп калмады! Һәр тавыш мөһим!