Репост из: ILNAZ KADIROV
Өченче көн трамвайга утырып үзәккә юл тоттык. Трамвайда 3-4 кеше булгандыр. Арттагы урындыкта ир белән хатын утыра. Миңа карап көлеп утыралар кебек тоелды. Хатыны телефонга да төшереп утырды бугай. Берзаман теге ир кеше минем янга килеп: - " Син татармы, ул синме улыңа татар телен өйрәтүче, рәхмәт сиңа!"-, диде. Үзе нык кына муен астына да җибәргән иде. Кулымны кысты, минем, ә сез татарча сөйләшәсезме соң, дигән сүземә: - "К-тагым да белмим, дөресрәге, сөйләшәсем килми!" -, диде. Әлеге ир, улымның шигырь сөйләүләрен караган, күрәсең?! Миңа ул, кызганыч булып тоелды. Бичара, салу белән еш мавыгучыга ошаган, бала-чагында әти-әнисеннән дә тәрбия алмадымы икән, алайса, әдәпле кеше, туган теле турында, к-тагым, дип әйтер идеме икән?! Андыйлар, чыннан да, шактый бит. Аларны ничек тәрбияләргә? Мондый затларның балаларына, ничек татар телен өйрәнергә кирәк, дип әйтә аласың?!