Мечеть "АЛТАН"


Гео и язык канала: Россия, Русский
Категория: Религия



Гео и язык канала
Россия, Русский
Категория
Религия
Статистика
Фильтр публикаций


🥞Җомга коймагы.

Пәйгамбәребез: *"Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгу булыр",*- дигән.

"Доганың бөеген болгарлар кылдылар. 30 ел эшләделәр, тырыштылар, куәтләнделәр. Идарәләрен, сәяси вә иҗтимагый хәлләрен, мәдәни вә әхлакый эшләрен төзәттеләр. Җиңү вә бәйсезлекне саклау сәбәпләрен хәзерләделәр. "Кешегә үзе тырышып тапкан нәрсә генә булыр"ның мәгънәсен мөселманнарга күрә яхшырак вә дөресрәк аңлап киләчәкләре өчен хәзерлек күрделәр вә сәбәпләрен кылдылар" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 342 нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, Сиңа дога кылудан телләребез кипмәсен, кулларыбыз төшмәсен.🤲


Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракятух, милые сестры!

Команда Соенеч рада пригласить вас на наш тематический ифтар

"НАСЛАЖДАЙТЕСЬ РАЙСКИМИ САДАМИ"

Мы приготовили для вас:

🤍 Насыщенную программу;

🤍 Отдельные залы для женщин (16+), девушек (10+) и детей (5-7 лет);

🤍 Необычный формат, где полезные знания сочетаются с отдыхом и игрой.

Подробнее:

💜 Сильный вагаз о решающем этапе нашей жизни от Юсуф хазрата Давлетшина;

💜 Экспресс КВИЗ на ПРИЗ (отдельно для женщин и девушек);

💜 Интерактивная игра для женщин "Путь к Райскими садам";

💜 Квест для девушек "БАГАЖ";

💜 Нежная фотозона;

💜 Подарки каждой;

💜 Живые экзотические бабочки;

💜 Цветочный МК «брошь» и «гребень»;

💜 Изысканное угощение и красивый стол;

💜 Отдых и общение;

💜 Атмосферность и эстетика.

Где?
Банкетный зал "Тантана",
г. Казань, ул. Декабристов, д. 8

Когда?
02.04.2024, вторник
16:00

Дресс-код : розовый, беж, сиреневый

Запись
https://wa.me/79196921372

Места ограничены, запись идёт полным ходом


Краткое слово Юсуфа хазрата Давлетшина относительно трагических событий в Крокус Сити Холле.

Таравих-намаз в мечети «Алтан», 23 марта 2024 г.


Репост из: Диния Нәзарәте
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Крокус сити холл" концертлар залында фаҗига сәбәпле кайгы уртаклаша:

"ТР МДН исеменнән һәм шәхсән үземнән «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыккан коточкыч террактта якыннарын югалткан, шулай ук зыян күргән кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары бу хәсрәтне сезнең белән бергә кичерә, мөхтәрәм ватандашлар. Фаҗиганең гаепсез корбаннары булырга дучар ителгән туганнарыгызны һәм дусларыгызны югалтудан булган сезнең хәлегезне без уртаклашабыз. Сезгә сабырлык һәм ныклык сорап, шулай ук яраланган һәркемгә шифа сорап, дога кылабыз".


🥞Җомга коймагы.

Пәйгамбәребез: *"Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгу булыр",*- дигән.

"1331/1913 нче ел Төркия белән Балкан сугышкан вакытта Төркиядә шәйхелислам дәрәҗәсендә булган зат тарафыннан 4444 мәртәбә укыр өчен дип мәктәп укучыларына бер дога бастырылып таратылу сәбәпле Истамбулда чыга торган газеталардан берсе бу мәгънәдә фикер бәян иткән иде:
"Бу доганы мәктәпләрдә гыйлем алучы балаларга укыту хакында шәйхелислам тарафыннан фәрман булды. Дога дигән сүз калебне Аллаһка баглый торган бер юл вә эчтән куркудан гыйбарәт нәрсә. Шуның өчен дога кәлимәләре дога кылучының җан вә вөҗданына якын вә мәгълүм булырга тиешле. Ләкин гарәпчә булган мәзкүр(искә алынган) доганы 12 яшьләрендәге төрек балалары түгел, 42 яшендәге һәрбер гарәпнең дә җиңел аңлавы бик шикле. Догадан максат Аллаһтан ярдәм сорау булса, ялгыз дога белән генә ярдәм өмет итү Аллаһның гаделлегенә каршы гафләт вә гөнаһтыр. Дөрес, Аллаһы Тәгалә: "Миңа дога кылыгыз, җавап бирермен", – диде. Ләкин моның мәгънәсе "Үзегез белми торган телдә булган кәлимәләрне 4444 мәртәбә укыгыз, шул вакытта сезнең тәләгән нәрсәләрегезне бирермен", – дию түгел (дәвамы бар)" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 342 нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, безгә ихлас күңелдән догалар кылырга насыйп ит 🤲




"Зәкәтнең садакадан аермасы бармы?" җомга хөтбәсе
15.03.2024

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

#хутба #татарча #йосыф

Мечеть "АЛТАН"




"Ураза тоту ашаудан гына тыелу түгел!"

12.03.2024

Юсуф хазрат Давлетшин

#урок #татарча #йосыф #рамазан2024

Мечеть "АЛТАН"




"Ни өчен ураза тоту авыр?"

11.03.2024

Юсуф хазрат Давлетшин

#урок #татарча #йосыф #рамазан2024

Мечеть "АЛТАН"


🥞Җомга коймагы.

Пәйгамбәребез: *"Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгу булыр",*- дигән.

"2) Соралачак нәрсә акыл вә шәригать каравында мөмкин булмаслык нәрсә булмасын. Чөнки мондый нәрсәләр хакында дога кылу Аллаһы Тәгаләгә: "Инде Син үзең куйган тәртипне боз да, мин сораган нәрсәне бир!" – дигән сүз булганлыктан, әдәпсезлектер.
3) Хәрам нәрсә хакында булмау. Моның сәбәбе билгеле.
4) Һәркемнең үз кулыннан килә торган эш хакында булмау. Мәсәлән, эчәсе килгән вакытта, су була торып, Аллаһы Тәгаләдән су сорау кебек. Бу вакытта бәндәнең вазифасы дога кылып утыру түгел, бәлки шул суны алып эчүдер. 5) Ихластан булу вә үзенең нинди нәрсә сораганын белү. Ихлас булмаганда коры тел белән дога кылуда гына күп мәгънә булмас 6) Догадан элек бәндәләр кулларыннан килергә мөмкин булган һәрбер сәбәпләрне кылып бетерү. Мөмкин сәбәпләрне кылмый торып, ялгыз дога белән шөгыльләнү шәригать тәгълименә туры килми.(дәвамы бар)" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 342 нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, кылган догаларыбызны кабул әйлә🤲




"Изге хатыннардан үрнәк алсыннар" җомга хөтбәсе
08.03.2024

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

#хутба #татарча #йосыф

Мечеть "АЛТАН"




"Әхлак дәресләре: туганыңнан ваз кичсәң, Раббың синнән ваз кичәр". 16 нчы дәрес
27.02.2024

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

#урок #ахлак #татарча #йосыф

Мечеть "АЛТАН"




🥞*Җомга коймагы*

Пәйгамбәребез: *"Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгу булыр",*- дигән.

"Дога кылуда, галимнәр тарафыннан аңлатылганча, бу нәрсәләр шарт:
1) Ашыкмау. Бик күп кешеләр дога кылалар да: "Инде күп дога кылдым, Аллаһтан күп сорадым, кабул булмады", – дип ялыгып туктыйлар вә өметсезләнеп, дога кылмас булалар. Бу эш, әлбәттә, ярамый. Кабул булуының галәмәте күрелсә дә, күрелмәсә дә, һаман дога кылырга вә Аллаһтан сорарга, ялынырга тиешле. Бәндәчелек вазифасы шушы. Мәгәр, өметсез булмау вә догадан ялыгып туктамау шарты белән: "Бик күп дога кылган идем, кабул булмадымы, вакыты җитмәдеме? Яки Аллаһы Тәгалә каршында ул эш минем өчен яхшы күрелмәдеме? Һаман бер әсәр дә беленми" дип фикерләү һәм:
Мин Аллаһка дога кылдым, курка башлаганчы,
Ул минем догамны ишетмиме әллә, дип.
кебек шигырь белән моңаю вә эч бушату, инша Аллаһ, әдәпсезлек булмас(дәвамы бар)" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 342 нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, Сиңа дога кылудан телләребез кипмәсен, кулларыбыз төшмәсен.🤲




Репост из: Сөенеч

Показано 20 последних публикаций.