URBAN TATAR


Гео и язык канала: не указан, не указан
Категория: не указана


Чаллы яшьләре җыены

Связанные каналы

Гео и язык канала
не указан, не указан
Категория
не указана
Статистика
Фильтр публикаций


Мин — Гүзәл, урбанист һәм @urbantatar оештыручыларының берсе. Минем өчен Италиянең Венециясе дә, Татарстанның Чаллысы да бер. Ләкин соңгысы якынрак та әле.

Без яңа коммьюнити булдырдык. 30 март — #тарихибранч (театр темасы һәм baristahome), 20 апрель — #татардозор (мәркәз урамы һәм тукай яр буе), 27 апрель — #минтатсөй концерты.

Әгәр сиңа шәһәрлек, икетеллелек, төрлелек һәм шушыларга бәйләнгән башка темалар (тарих, сәнгать һәм башкалар) якын икән, безнең сафларга кушыл.

Квест, фатирник һәм концерт, чикле афтепати һәм ауропача хәрәкәт — алга таба тагы да кызыграк булачак.

Сәхифәм: @guzeltatar


#минтатарчасөйләшәм — ул заманча татар альтернатив музыкасы концерты, шәһәрлек һәм икетеллелек темасы, алдынгы яшьләр хәрәкәте, ахыр чиктә, байракны кочаклап тору мөмкинлеге. Моның өлеше буласың килсә, югарыдагы гаризаны тутыр 📩


Волонтерлар регистрациясе ачык! Бездән — заманча татар тусовкасы, футболкалар, рәхмәт хаты һәм афтепати. Сездән —#татардозор квест-уены һәм #минтатарчасөйләшәм акциясенең оештыру эшләрендә катнашу һәм бу хәрәкәттә кайнау.

Сылтама — https://goo.gl/forms/nVSwJygNWhkxNL7n1.


#татардозор квест-уенына әзерлек бара 💡
Моның өчен без төбәкче Ермаков китабын нигез иттек. Егерменче гасыр башында Чаллыда нинди татар сәүдәгәрләре булган? Миллионнарын ничек алганнар? Революциядән соң нишләгәннәр?
👉🏼 Җавапларны 20 апрель көнне Мәркәз урамында эзләячәкбез.


«Чаллы бит ул ак тартмалар, төссезлек, килмешәкләр шәһәре»

Юк. Чулман буендагы кала — безнең нигез.

Шунлыктан Сине яңа коммьюнити өлеше булырга һәм оештыру эшләрендә катнашырга чакырабыз:
https://goo.gl/forms/nVSwJygNWhkxNL7n1


Киләсе бранч 30 март көнне иртәнге сәгать унда BARISTA HOME каһвәханәсендә узачак. Темасы — «Чаллы театры: Камал 2.0».

Халык театрлары, Әнәс Камал, туксанынчы еллар һәм киләчәк — кыскасы, шимбә бранчы бик атмосфералы узачак.

Урыннар саны чикле: https://goo.gl/forms/nI2RbVWkq8FZosd23




Чыгышларны музейның өлкән гыйльми хезмәткәре — МӨХӘМӘТХАНОВА Алия Алик кызы тәмамлады. Ул шәһәрнең үзенчәлеге — бистәләп сөйләшү феноменын аңлатты.

Өстәвенә Алия ханым чынга ашырылмаган макетлар турында да сүз кузгатты. Шундыйларның берсе — түбәндәге фотода китерелгән җәяүлеләр урамы.

Шунысы да кызыклы: Яңа һәм Иске шәһәрләрнең ике төрле генпланы була. Шул сәбәпле Чаллыда ике бертөрле бистә атамаларын очратырга мөмкин.




САФИНА Сания Әдъгәм кызы ике зур теманы колачлады — ул Чаллының 1960 елларга кадәрге йөзе турында чыгыш ясады һәм тагы берничә факт тәкъдим итте.

Галимә фикеренчә, моңа кадәр шәһәрне шәһәр дип атап булмый әле. Монда антисанитария хөкем сөрә һ.б.лар.

Шулай ук журналист бик кызыклы материал алып килде. Әлеге күчермәдә татар колхоз театрының оешуы һәм танылган драматург — Галиәсгар Камалның улы — Әнәс Камалның аның башлыгы итеп сайлануы турында хәбәр ителә.


САФИН Мансур Габдулла улы үзенең ике зур мирасы — археологик казынулары һәм әдәби эшчәнлеге белән танылган.

Беренче өлештә Мансур абый Чаллы җирлегендә узган археологик экспедицияләр, Болгар һәм Алтын Урта табылдыклары турында сөйләде, «әдәби төбәкчелек» төшенчәсен аңлатты.

Икенче өлештә исә ул «Чаллы әдәбияты» феноменын шәрехләп узды. Әдип 4 этаптан торган шартлы бүленеш тәкъдим итте.


КАНЕЕВ Билал Габдрахман улы үзенең чыгышында КамАЗ заводларының төзелеше — аның ни сәбәпле генплан үтәлешенә сыешмавы, нинди пиар чаралары каралганы һәм башка нечкәлекләре турында сөйләде.

Чаллы Россиянең 50 мәйданчыгы (Көнбатыш Себер һ.б.) арасында сайланып алына һәм, үз чиратында, биредә төзелеш өчен 12 төрле урын карала.


Алга таба спикерларның чыгышларыннан сөземтәләр тәкъдим итәбез.


Узган #тарихибранч кысаларында без күптөрле темаларны — заводлар төзелешен, «чаллы әдәбияты» феноменын, бистәләп сөйләшүне һ.б.ларны күтәрдек.

Төбәкчеләр ярдәмендә Чаллы тарихын, Болгар һәм Алтын Урда заманнарын алып, су астында калган урыс авыллары тарихы аша, хәзерге халәтенә кадәр өйрәндек.


«Тарихи бранч» — ул профессиональ тарихчыларны һәм һәвәскәрләрне берләштергән дискуссияләр һәм лекцияләр проекты. Аның темалары һәрвакыт төрле, ләкин күпчелек очракта актуаль темаларга багышлана.

Биредә катлаулы академик текстларны һәм даталарны өйрәнергә кирәкми. Без айга бер тапкыр шимбә көнне иртән, чакырулы белгечләр белән бергә чәй өстәле артында, шәһәр тарихы турында сөйләшәчәкбез.

Шәһәр җирлегендәге элеккеге авыллар. XIX гасырның зур икмәк сату үзәге. КамАЗ төзелеше. 20 ел эчендә 35 меңнән ярты миллион кешелек калага әйләнү. Чулман елгасын вакытлыча ябып тору, Түбән Кама ГЭС төзелеше. Брежнев шәһәре һәм зур пожар. Туксанынчы еллар. Постсовет киңлеге. Яр Чаллы һәм яңа реалияләр. Ә Сез шәһәрне нинди итеп беләсез?

Показано 15 последних публикаций.

39

подписчиков
Статистика канала