Нәҗипкә ничә яшь?👦
Менә инде китапның төп каһарманнары белән дә таныша башларга вакыттыр. Нәҗип исемле малай бер шәһәрнең татар бистәсендә яши. Фатих Әмирхан аның төгәл яшен белдерми. Ә бәлки, яшьнең төгәл булуы кирәк тә түгелдер – мондый хәлләр һәркем белән теләсә кайсы вакытта була ала бит.
Шулай да язучы Нәҗипнең яшен белергә теләгән укучыларга бер табышмак язып калдырган. Әйдәгез, бергәләп укыйбыз:
“Мәрфуга апа дип без үзебезнең күрше Габдрахман абзыйның олы кызын йөртә идек. Миңа караганда - 8-9 яшь, абыема караганда 6-7 яшь олырак булган бу кыз, инде җиткән кыз булса да, безнең 14-15 яшьлек апабыз янына сөйләшеп утырырга гына түгел, ә курчак уйнашырга да керә иде.”
Йә, ничек уйлыйсыз, Нәҗипкә ничә яшь икән?