IslamTatar.com | Сөннәтне торгызу


Channel's geo and language: not specified, not specified
Category: not specified


Бу каналда сез Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иңдерелгән Ислам турында сөйләүче мәгълүматлар белән таныша аласыз.
Сайтта күбрәк текстлар: islamtatar.com

Related channels

Channel's geo and language
not specified, not specified
Category
not specified
Statistics
Posts filter


Әй Аллаһның коллары! Мөхәррәм ае, без сезнең белән кергән ай, сез беләсезме, ошбу ай, Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шаһитлеге буенча, ураза тоту гыйбадәтен үтәү өчен иң хәерле ай, Рамазан аеннан соң ураза тоту өчен иң яхшы ай булып тора:

أفضَلُ الصِّيامِ بعد رمضانَ شَهرُ اللهِ المُحَرَّمُ

«Рамазаннан соң иң хәерле ураза — Аллаһның әл-Мөхәррәм аенда ураза тоту».

📖 Бу хәдисне Мөслим (1163) тапшырган.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


9 – Исламның хыянәт (әл-хыянә) кебек нәрсәләрне катгый рәвештә тыйганын аңлау бик мөһим. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ اللَّهَ لا يُحِبُّ الْخَائِنِينَ
«Хаклыкта Аллаһ хыянәтчеләрне сөйми».

📖 Коръән, «Табыш» сүрәсе, 8:58

Һәм әйтелгән:

إِنَّ اللَّهَ لا يُحِبُّ مَنْ كَانَ خَوَّانًا أَثِيمًا


«Хаклыкта Аллаһ хыянәтче залимнәрне сөйми».

📖 Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:107

🎤 Әбү Сәгыйд әл-Худридан хәдис тапшырылган, анда Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйткәне хәбәр ителә:

لِكُلِّ غَادِرٍ لِوَاءٌ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يُرْفَعُ لَهُ بِقَدْرِ غَدْرِهِ


«Хыянәт иткән һәркем өчен Кыямәт көнендә байрак куелачак һәм ул аның хыянәте зурлыгына карап югары күтәреләчәк».

📖 әл-Бохари (7111) һәм Мөслим (1735)

Бу байрак дөньяда яшәгәндә хыянәт итүчене күрсәтүче билге булачак. Гаепсез кешеләрне үтерүчеләрнең хыянәте никадәр зур һәм коточкыч!

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


➖ Искә төшерегез, гөнаһлы кешене, бик нык сусаган һәм дымлы туфрак ашарга мәҗбүр булган эткә шәфкатьлек күрсәтүе өчен, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) гафу итә. Бу кеше коега төшә, аяк киеменә су тутыра, аннары, аяк киемен тешләре белән кысып, коедан чыга һәм этне эчерә. Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтен күрсәтә һәм гөнаһларын гафу итә.

🎤 Ибн Мәсгүдтән хәдис тапшырыла, анда ул болай ди:

كُنَّا مَعَ رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فِي سَفَرٍ فَانْطَلَقَ لِحَاجَتِهِ فَرَأَيْنَا حُمَّرَةً مَعَهَا فَرْخَانِ فَأَخَذْنَا فَرْخَيْهَا فَجَاءَتْ الْحُمَرَةُ فَجَعَلَتْ تُفَرِّشُ فَجَاءَ النَّبِيُّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فَقَالَ:


Бервакыт без Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) белән бергә сәяхәткә чыктык һәм ул йомышын үтәр өчен читкә китте, ә без ике баласы булган кечкенә бер кош күрдек. Балаларын алгач, шул ана кош (саклау өчен) алар өстендә канатларын селкетә башлады. Шулвакыт Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) килеп җитте һәм әйтте:

مَنْ فَجَعَ هَذِهِ بِوَلَدِهَا رُدُّوا وَلَدَهَا إِلَيْهَا


«Бу кошны аның баласы аркасында кем газаплый? Баласын кире кайтарыгыз!»

📖 Әбү Дауд (2675) һәм Әхмәт (3835)

СүбехәнАллаһ! Ислам өндәгән шушы бөек шәфкатькә карагыз, аннары бу кешеләрнең нәрсә эшләве турында уйланыгыз. Аларда Исламның шәфкате (әр-рахмә) кайда? Әгәр дә алар уйлана алсалар иде! Әгәр аларның акыллары булса иде!

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


📸 Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) максаты — кешеләрне коткару булган. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына фәрештә килеп: «Әй Мөхәммәд, мин бу шәһәрне сине рәнҗеткәннәре һәм тыңламаганнары өчен юк итә алам», — дип әйтә, ә ул аңа болай ди:

بَلْ أرْجُو أنْ يُخْرِجَ اللَّهُ مِنْ أصْلاَبِهِمْ مَنْ يَعْبُدُ اللَّهَ وَحْدَهُ لاَ يُشْرِكُ بِهِ شَيْئاً


«Юк! Бәлкем бу кавемнең нәселеннән Аллаһка һичкемне шәрик-тиңдәш кылмаучылар, Аңа гына гыйбадәт кылучылар чыгыр».

📖 әл-Бохари (3231)

🎤 Әбү Үмәмә хәдисендә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткәне хәбәр ителә:

مَنْ رَحِمَ ذَبِيحَةً رَحِمَهُ اللهُ يومَ القيامةِ


«Әгәр берәү хәтта чалыначак хайванга да шәфкатьлек күрсәтсә, Аллаһ Кыямәт көнендә аңа шәфкатьле булыр».

📖 әл-Бохари «Әл-әдәб әл-муфрад» (381) дә.

СүбехәнАллаһ!

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


8 – Ислам мәрхәмәт һәм рәхмәт белән килде! Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

مَن لَا يَرْحَمُ لَا يُرْحَمُ


«Шәфкатьлек күрсәтмәгән кешенең үзенә дә шәфкать күрсәтелмәячәк».

📖 әл-Бохари (5997) һәм Мөслим (2318)

🎤 Һәм әйтелгән:

الرَّاحِمُونَ يَرْحَمُهُمْ الرَّحْمَنُ ارْحَمُوا مَنْ فِي الْأَرْضِ يَرْحَمْكُمْ مَنْ فِي السَّمَاءِ


«Шәфкатьле булучыларга Шәфкатьле Аллаһ шәфкать күрсәтер. Җирдә булганнарга карата рәхимле булыгыз, вә күкләрдә булучы сезгә рәхимле булыр».

📖 Әхмәт (6494), Әбү Дауд (4941), әт-Тирмизи (1924); әл-Әльбәни аны ышанычлы дип атаган.

Шәфкатьлек күрсәтү кирәклеге турында бик күп хәдисләр бар. Коръән үзе «بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ» «Мәрхәмәтлек Иясе һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән» сүзләре белән башлана. Ислам — кешеләрне юк итү өчен түгел, ә коткару өчен килгән шәфкатьлелек дине!

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


7 – Ислам, конкретлаштырып, хатын-кызларны, балаларны һәм картларны үтерүне тыя. Бүрайдадан тапшырылган хәдистә Пәйгамбәребезнең хәрби җитәкчеләргә үгет-нәсыйхәт биреп мондый сүзләр әйткәне китерелә:

لاَ تَقْتُلُوا وَلِيدًا
«Балаларны үтермәгез!»

📖 Әбү Дауд (2613)

🎤 Шулай ук Ибн Гомәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырыла:

وُجِدَتْ فِي بَعْضِ مَغَازِي رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مَقْتُولَةً، فَأَنْكَرَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ ذَلِكَ، وَنَهَى عَنْ قَتْلِ النِّسَاءِ وَالصِّبْيَانِ


«Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бер сәфәре вакытында үтерелгән хатын табылды. Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хатыннарны вә балаларны үтерүне тыеп, шелтә белдерде».

📖 әл-Бохари (3014, 3015) һәм Мөслим (1744)

🎤 Бу хәдиснең кайбер риваятләрендә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үтерелгән хатынның мәете тирәсендә кешеләр җыелганын күргәч, алар янына килеп болай дип әйтә:

‏مَا كَانَتْ هَذِهِ تُقَاتِلُ فِيمَنْ يُقَاتِلُ‏


«Ул бит сугышмаган, ни өчен аны үтергәннәр?»

📖 Ибн Мәдҗә (2842), «Әс-Сахиха» (708) не кар.

🎤 Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткән:

لاَ تَقْتُلُوا شَيْخًا فَانِيًا وَلاَ طِفْلاً وَلاَ صَغِيرًا وَلاَ امْرَأَةً


«Картны, кечкенә баланы һәм хатын-кызны үтермәгез!»

📖 Әбү Дауд (2614)

💬 Бу хәдисләр нигезендә галимнәр бертавыштан (идҗмәг) хатын-кызларны, балаларны һәм алар кебекләрне үтерү ярамый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ә начар гамәлне башкаручылар балалар һәм өлкәннәр арасында, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында, яшьләр һәм картлар арасында аерма ясамый.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


6 – шик юк, булган хәл – ул үтерергә ярамаган кешеләрне үтерү. Сугыш һәм бәрелешләр барган җирдә булсалар да, мөселманнарга каршы сугышмаган имансыз кешеләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә мөселманнар белән сугышудан читләшкән кешеләр бар икән, мәсәлән, хатын-кызлар, балалар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, инвалидлар яки үз хуҗалыклары белән шөгыльләнгән, сугышта катнашмаган крестьяннар, Ислам аларны сугыш барган һәм бәрелешләр булган җирдә дә үтерүне тыя. Бигрәк тә сугыш булмаган җир турында сүз барганда, мондый үтерүләр тагын да авыррак җинаять дип бәяләнә. Ислам гаепсез кеше гомеренә һәм җанына һөҗүм итүне тыя. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:

وَلا تَقْتُلُوا النَّفْسَ الَّتِي حَرَّمَ اللَّهُ إِلا بِالْحَقِّ

«Аллаһ тыйган җанга хаксыз һөҗүм итмәгез».

📖 Коръән, «Төнге күчерү» сүрәсе, 17:33

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


4 – Ислам Бөек кагыйдәләр белән килде, шуларның берсе — зыянны бетерү һәм булдырмау. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:

لَا ضَرَرَ وَلَا ضِرَارَ
«Зыян юк һәм үзара зыян салу да юк».

📖 Ибн Мәдҗә (2341) һәм әд-Дәракүтни (4/228)

Бу җинаятьләр тулысынча Исламга һәм мөселманнарга зыян китерүгә нигезләнгән.

5 – Исламның башка кагыйдәсе — ул кешеләргә файда китерү. Ә ошбу кылынган гамәлләренең файдасы нидә? Бернинди файда юк, бары тик исәпсез-хисапсыз зыян гына!

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


3 – Ислам җирдә гаделсезлек һәм бозыклык таратуны тыйган. Аллаһы Тәгалә болай ди:

وَاللَّهُ لا يُحِبُّ الْفَسَادَ

«Хаклыкта, Аллаһ бозыклыкны яратмый».

📖 Коръән, «Хикәя» сүрәсе, 28:77

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:

وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ لا تُفْسِدُوا فِي الأرْضِ قَالُوا إِنَّمَا نَحْنُ مُصْلِحُونَ

«Әгәр аларга: «Җир өстендә бозыклык кылмагыз!» дип әйтелсә, алар: «Без бары тик яхшылык эшләргә телибез», — дип җавап бирәләр».

📖 Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:11

Кылынган бу гамәлләр — җирдә бозыклык таратуның һәм начарлыклык чәчүнең иң начар төрләренең берсе.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


2 – Ислам рөхсәт ителгән чикләрне чыгуны (игтидә) һәм золымны (зүлм) тыйган. Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَلا تَعْتَدُوا إِنَّ اللَّهَ لا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ


«Рөхсәт ителгәннең чикләрен узмагыз, чөнки Аллаһ җинаятьчеләрне яратмый».

📖 Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:87

Дөрес хәдистә әйтелгәнчә: «Аллаһы Тәгалә әйтә:

يَا عِبَادي، إنِّي حَرَّمْتُ الظُلْمَ عَلَى نَفْسي وَجَعَلْتُهُ بيْنَكم مُحَرَّماً فَلا تَظَالَمُوا


«Әй колларым! Мин Үземә золым итүне һәм сезнең арагызда золым итүне хәрам кылдым, шуңа бер-берегезгә золым кылмагыз».

📖 Мөслим (2577)

Монда каралган гамәлләр тулысынча чикләрне узу һәм гаделсезлек нигезендә төзелгән.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


🖋 Ислам — ул тулаем гаделлек, вәгъдәләрне үтәү, тугрылык һәм ышанычлылык! Исламда гаделлек кысаларыннан гаделсезлек (зүлм) ягына чыгучы нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Әгәр дә берәр нәрсә гаделлек кысаларыннан чыгып, җәберләү һәм гаделсезлек ягына авышса, аның ислам белән бернинди дә бәйләнеше юк. Исламның моңа катнашы юк! Бу — һәр мөселман тарафыннан шелтәләнергә тиешле җинаять!

✋ Әгәр дә берәр нәрсә килешүне үтәү, вәгъдә, ышанычлылык һәм намуслылык кысаларыннан чыгып, хыянәт ягына күчсә, ул да Ислам белән бәйле түгел. Моңа шулай ук Франциядә күптән түгел булган вакыйгаларны, үзләрен Ислам белән бәйләгән кайбер кешеләрнең үтерүләрен һәм шартлатуларын да кертергә кирәк. Алар үзләрен мөселман дип саныйлар, ә үзләре бу саф диннең күрсәтмәләрен һәм нигезләмәләрен (хүкм) үтәмиләр. Алар Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Китабы Коръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә иярмиләр. Алар бу өммәтнең тәкъва элгәрләренең (сәләф әс-салих) сүзләренә һәм галимнәрнең дини хөкемнәренә (фәтваларына) бернинди әһәмият һәм тиешле урын бирмиләр. Шуңа күрә без бу шартлаулар һәм үтерүләр җинаять, гаделсезлек һәм хыянәт икәнлгенә бер дә шикләнмибез. Кешедә гаделлекнең мәҗбүри күрсәтмә (үәдҗиб) булуына шик булырга тиеш түгел. Ислам кеше үзе ошаткан кешеләргә, шулай ук ошатмаган кешеләргә дә карата гадел булырга кирәк дип басым ясый. Аллаһы Тәгалә әйтә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُونُوا قَوَّامِينَ لِلَّهِ شُهَدَاءَ بِالْقِسْطِ وَلَا يَجْرِمَنَّكُمْ شَنَآنُ قَوْمٍ عَلَى أَلَّا تَعْدِلُوا اعْدِلُوا هُوَ أَقْرَبُ لِلتَّقْوَى وَاتَّقُوا اللَّهَ


«Әй иман китерүчеләр! Аллаһ хозурында туры булыгыз, гаделлек белән шәһадәт бирегез! Кешеләргә карата булган нәфрәтегез сезне гаделлекне бозуга этәрмәсен. Гадел булыгыз, чөнки бу тәкъвалыкка якынрак. Һәм дә Аллаһтан куркыгыз!»

📖 Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:8

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


ҖОМГА ХӨТБӘСЕ
20.11.2015
ИСЛАМ ТЕРРОРГА КАРШЫ
БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШ


Әй Аллаһның коллары! Бу көннәрдә Франциядә булган вакыйга йөрәкләребезгә авырту булып чагылды. Мондый хәл мөселман илләрендә беренче генә түгел, нәтиҗәдә гаепсез җаннар корбан булдылар.

⌨ Мондый гамәлләр җинаять һәм җирдә бозыклык таратуның бер төре булып санала. Бу гамәлләр чиста Ислам диненә, аның максатларына, акыллы һәм дөрес кануннарына, мактаулы кагыйдәләренә һәм этик нормаларына каршы килә.

Бу җинаятьнең авырлыгын аңлату һәм Исламның аңа мөнәсәбәте.

1 – Ислам гаделлек (гәдл), игелек (ихсән), мәрхәмәтлек (рахмә) боера һәм шелтәгә лаек булган гамәлләрне (мүнкәръ) һәм хокуксыз һөҗүм итүне (бәгйи) тыя. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә бу хакта болай ди:

إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُ بِالْعَدْلِ وَالإحْسَانِ وَإِيتَاءِ ذِي الْقُرْبَى وَيَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ وَالْبَغْيِ يَعِظُكُمْ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ


«Хаклыкта Аллаһ гаделлекне, игелекне һәм якын туганга ярдәм күрсәтүне боера. Һәм ул пычраклыкны, шелтәгә лаек гамәлләрне һәм хокуксыз һөҗүм итүне тыйган. Ул (Аллаһ) сезне вәгәзьли, шаять вәгазьләнерсез».

📖 Коръән, «Бал кортлары» сүрәсе, 16:90

⚪️ Бу кылынган җинаятьтә бернинди гаделлек тә, яхшылык та һәм мәрхәмәтлек тә (рахмә) юк. Бу бары шелтәгә лаеклы гамәл, чикләрне узу һәм җинаять кенә.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.




⚡️ Иң мөһим бурыч

4️⃣ Әй Аллаһның коллары! Әгәр дә сез бу дүрт кагыйдәне белсәгез, ышаныгыз, сез зур хәерлелек белгәнсез. Бу кагыйдәләрне — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) Тәүхиде турындагы бөек кагыйдәләрне белүегез, сезгә карата Аллаһның (Ул пакь һәм югары) рәхмәте. Һәм без Аллаһтан (Ул пакь һәм югары), Аннан тыш хак иләһ юк, безне Тәүхидкә һәм Сөннәткә өйрәтүен сорыйбыз, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) безгә Тәүхидтә һәм Сөннәттә яшәргә рөхсәт бирүен һәм шунда вафат булуны, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Кыямәт көнендә Аны ризалаткан хәлдә очратуыбызны насыйп итүен үтенәбез.

❗️ Син ширектән котылмаячаксың. Әгәр син вәхиләрне, Коръәнне һәм Сөннәтне өйрәнмәсәң, белемдә нык булган, Коръән һәм Сөннәткә ябышкан галимнәргә (гүләмә) мөрәҗәгать итмәсәң, Тәүхидкә тотынып тора алмыйсың.

🔊 Мәгкил ибн Ясар (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: «Без Әбү Бәкер белән (ә Әбү Бәкер әс-Сиддыйк – Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) соң бу өммәттә иң хәерле кеше), Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына бардык. Һәм ул әйтте:

يا أبا بكرٍ ، لَلشِّركُ فيكم أخْفى من دبيبِ النَّملِ


🎤 «Әй Әбү Бәкер, ширек сезнең арагызда сөйрәлүче кырмыскага караганда да сизелми». Шуннан Әбү Бәкер әйтте: «Әй Аллаһның расүле, ширек — ул Аллаһ белән беррәттән башка иләһ алу түгелмени?» Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

والذي نفسي بيدِه، لَلشِّركُ أخْفى من دَبيبِ النَّملِ، ألا أدُلُّك على شيءٍ إذا فعلتَه ذهب عنك قليلهُ و كثيرهُ؟ قل:


«Җаным кулында булган Зат белән ант итәм, ширек сөйрәлүче кырмыскага караганда да сизелмәслек. Теләсәң, мин сиңа бер сүз әйтәм, әгәр аларны әйтсәң, синнән кечкенә һәм зур ширек китәчәк.

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ أُشْرِكَ بِكَ وَأَنَا أَعْلَمُ، وَأَسْتَغْفِرُكَ لِمَا لَا أَعْلَمُ


/Аллаһүммә инни әгүзү бикә ән үшрикә бикә үә әнә әгләм үә әстагүфирукә лимә лә әгләм/

«Әй Аллаһым! Чынлыкта, белә торып Сиңа ширек кылудан Сиңа сыенам, һәм белмичә кылган булсам, Синнән гафу үтенәм».

📖 әл-Бохари «әл-Әдәбүл-муфрад (716)» та. Шәех әл-Әльбәни хәдисне ышанычлы дип атый. «Сахих әл-Әдәбүл-муфрад (551)» ны кар.

أقول هذا القول وأستغفر الله لي ولكم

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


📰 Гарәфә көне буенча кыскача белешмә

الحمدلله رب العالمين
أشهد أن لا إله إلا الله وحده لا شريك له وأشهد أن محمداً عبده ورسوله
أَمَّا بَعْدُ
عبادَ الله

Әй Аллаһның коллары, Аллаһтан куркыгыз һәм ошбу көннең — Гарәфә көненең кадерен белегез! Аллаһның (Ул пакь һәм югары), сезгә бу көнгә кадәр гомер биргәне өчен, шөкер итегез. Чөнки Гарәфә көнен данлауны, хөрмәт итүне һәм лаеклы бәяләүне хәзер хаҗда булганнар гына түгел, ә барлык кешеләр дә эшләргә тиеш. Шуңа күрә безгә сезнең белән, быел Мәккәдә Гарәфәдә була алмаган кешеләр өчен, аларга бу көнне ураза (сыямь) кебек бөек гыйбадәт кылу билгеләнгән. Бу Гарәфә көнендәге ураза бик мөһим Сөннәт буларак билгеләнгән. Бу сөннәтне кулдан ычкындырмагыз! 🎤 Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Гарәфә көне уразасы турында сорадылар:

يُكَفِّرُ السَّنَةَ الْمَاضِيَةَ وَالْبَاقِيَةَ

«(Гарәфә көнендә ураза тоту) үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кәффарәте булып тора».

📖 Мөслим (1162)

⏺ Аллаһ бөек! Гөнаһларыбызның берсенә булса да кәффарәт булуына без ни дәрәҗәдә мохтаҗ. Ә сиңа монда ике ел: үткән һәм киләчәк еллар эчендәге гөнаһларның кәффарәте тәкъдим ителә, әгәр син ихлас Аллаһка гына гыйбадәт кылучы (мүәххид) булсаң, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотсаң. Бу көнне мөселманнарның Аллаһка гыйбадәт кылу урынына ниндидер хурлыклы һәм шелтәле гамәлләр белән мәшгуль булуларын күрү йөрәкне нык әрнетә: музыка һәм җырлар тыңлыйлар, яисә телевизордагы яки ниндидер сайтлардагы пычракны карау белән мәшгуль булалар. Ә кайбер кешеләр гөнаһ кылмасалар да, алар бу көнне гыйбадәт кылудан читкә китәләр, гадәттә тыелмаган (хәрамга кермәгән) эшләрне башкаралар. Ләкин хәзер бу әйберләргә игътибарны юнәлтү вакыты түгел! Карасаң, кайбер кеше ниндидер экскурсияләрдә йөри яки бер караганда рөхсәт ителгән әйберләр белән мәшгуль була, ләкин Сүбехәнәллаһ! Аллаһ исеме илә ант итеп әйтәм, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) биргән мөмкинчелекне бер караганда рөхсәт кылынган нәрсәләргә алмаштырып, ул кеше нинди зур югалту кичерә.

✔️ Шуңа күрә мин иң элек үземне, ә аннан сезне, безләрне, быел Мәккәгә хаҗ кылырга бара алмаган кешеләрне, Гарәфә көнендә күбрәк Аллаһы Тәгаләнең Китабын укырга, Аллаһны (Ул пакь һәм югары) зекер итәргә, гафу сорап һәм тәүбә кылып күбрәк дога кылырга чакырам. Һәм кемнең мөмкинчелеге бар, ул көнне чын ихластан Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ризалыгы өчен ураза тотып (сыямь) үткәрсен.

✔️ Шулай ук шуны да искәртәм, Аллаһның коллары: гомумән, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне — ул елның иң бөек һәм иң яхшы көннәре. Бу чор — Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гыйбадәт кылу, Аңа чын йөрәктән омтылу өчен билгеләнгән вакыт. Аңа дога кылып сорау, Аны зекер итү, Аңа шөкерана кылу, Аны данлау һәм олугълау өчен. Шуңа күрә бу көннәрдә сезне Аллаһка (Ул пакь һәм югары) якынайтучы гамәлләр кылу белән башка вакыттан да күбрәк мәшгуль булыгыз: ураза тотумы, намаз укумы, сәдәка бирүме, яки Аллаһ ризалыгы өчен кылынган башка изге гамәлләрме. Чөнки бу вакыт Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка омтылу чоры. Әгәр дә син хәзер ашыкмасаң, кайчан ашыгырга җыенасың?! Әгәр дә шуның өчен билгеләнгән бу вакытта һәм чорда тәүбә итмәсәң, алайса кайчан?!

🔊 Шулай ук, әй Аллаһның коллары! Бу көннәрдә күп кешеләр оныткан Сөннәт: тәһлил (ләә иләһә иллә Аллаһ), тәкбир (Аллаһу Әкбәр) һәм тәхмид (ӘлхәмдүлиЛләһ) кебек зикерләрне әйтү. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу хакта болай ди:

وَاذْكُرُوا اللَّهَ فِي أَيَّامٍ مَّعْدُودَاتٍ

«Билгеле көннәрдә Аллаһны искә алыгыз».

📖 Коръән, "Сыер" сүрәсе, 2:203

Ибн Габбәс (Аллаһ аннан разый булсын): "Билгеле көннәр – ул Зөлхиҗҗә аеның ун көне", - дигән.

🔊 Һәм дә әл-Бохари үзенең "Сахих" ында Әбү Һурәйра (Аллаһ аннан разый булсын) һәм Габдуллаһ ибнү Гомәр бу Зөлхиҗҗә аеның ун көнлегендә базарларга чыгып, анда тәкбирләр әйткәннәр дип хәбәр ителә. Һәм кешеләр дә, аларның үрнәгенә ияреп, шулай ук тәкбир әйтә башлаганнар:

اللهُ أكبرُ اللهُ أكبرُ، لا إلهَ إلَّا الله، واللهُ أكبر اللهُ أكبر، ولله الحَمد

"Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр, Лә иләһә илләЛлаһ, Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр үә лиЛләһил хәмд!"


⚡️ Иң мөһим бурыч

➤ Ниһаять, әй Аллаһның колы, син белергә тиешле дүртенче кагыйдә.



Беләсезме, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) заманында яшәгән беренче кәферләр, барысы да яхшы булганда, ягъни иминлектә булганда, үзләренең ялган иләһләренә табынганнар. Бәла-каза килгәндә, алар Аллаһтан башка бөтенесен онытканнар, ул вакытны үзләренең иләһләрен дә онытканнар, алар бары тик Аллаһтан гына сораганнар.

فَإِذَا رَكِبُوا فِي الْفُلْكِ دَعَوُا اللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ فَلَمَّا نَجَّاهُمْ إِلَى الْبَرِّ إِذَا هُمْ يُشْرِكُونَ


«Алар корабка утыргач, Аллаһка ялварып дога кылалар, гыйбәдәтләрен ихластан Аңа гына багышлыйлар. Ә Ул аларны коры җиргә чыгарып коткаргач, Аңа тиңдәшлек кыла башлыйлар».

📖 Коръән, «Үрмәкүч» сүрәсе, 29:65

Менә нәрсә эшләгәннәр. Барысы да яхшы булганда ялган аллаларына гыйбадәт кылсалар, бәла-каза килгәч, Аллаһка гына гыйбадәт кылганнар. Ошбу эшләрне шул әүвәлге мөшрикләр кылган. Ә бүген? Әй Аллаһның коллары, карагыз, бүген үзләрен мөселман дип атаган күп кешеләр, барысы да яхшы булганда, төрле изгеләргә табыналар: алар өчен корбан чалалар, аларга нәзерләрен багышлыйлар һ.б. Әгәр бәла-каза килсә, алар бик авыр хәлдә калалар, ширекләре иминлектәгедән дә начаррак була. Шулай итеп, бу яктан караганда, әүвәлгеләр хәзергеләрдән яхшырак. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын! Һәм бу кешеләр самолетта очып барганда, пилот самолетның кискен хәлдә булуын игълан иткән очракта, алар Аллаһка (Ул пакь һәм югары) түгел, ә төрле изгеләргә ялвара башлыйлар дип сөйлиләр. Кемдер: «Әй Хөсәен, ярдәм ит», кемдер: «Сәид Бәдәүи, ярдәм ит», кемдер: «Сәидә Зәйнәп, ярдәм ит» ди. Аллаһ исеме белән ант итеп әйтәмен ки, әгәр алар белән шул вакытта Әбү Ләһәб яки Әбү Дҗәһл булса, «юк, дөрес түгел» дип әйтер иделәр. Алар ризалашмаслар иде! Алар: «Юк, бу хәлдә Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, чөнки бу очракта Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итә ала», — дип әйтән булырлар иде.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


⚡️ Иң мөһим бурыч

➤ Өченче кагыйдә.


Әй Аллаһның коллары! Бөтенез, исегездә тотыгыз, һәркем нинди дә булса гыйбадәтен, дога яки нәзер, яисә Корбан, яисә ярдәм һәм коткару сорап мөрәҗәгать итү һ.б. гыйбәдәтне, Аллаһтан башка берәүгә багышласа, кемгә генә гыйбадәт кылсалар да, ул кеше диннән чыгаручы зур ширеккә (әш-ширк әл-әкбәр) эләгәчәк. Шуңа да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөрәҗәгать итеп, болай ди:

قُلْ إِنَّ صَلَاتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
لَا شَرِيكَ لَهُ وَبِذَلِكَ أُمِرْتُ وَأَنَا أَوَّلُ الْمُسْلِمِينَ


«Әйт (әй Мөхәммәд): «Хаклыкта намазым һәм корбаным, вә тормышым һәм үлемем Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһныкы. Аның иптәше юк. Вә бу миңа боерык. Вә мин мөселманнарның беренчесе»».

📖 Коръән, «Терлек» сүрәсе, 6:162-163

Әгәр син Аллаһтан башка берәр нәрсәгә: ташка яки агачка, яисә потка, яисә иконага, я берәр изгегә, яки фәрештәгә, яки пәйгамбәргә гыйбадәт кылсаң, бу Аллаһка тиңдәшлек кылу (ширек) була.

Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَلَا يَأْمُرَكُمْ أَن تَتَّخِذُوا الْمَلَائِكَةَ وَالنَّبِيِّينَ أَرْبَابًا أَيَأْمُرُكُم بِالْكُفْرِ بَعْدَ إِذْ أَنتُم مُّسْلِمُونَ


«Һәм Ул сезгә фәрештәләрне һәм пәй
гамбәрләрне Аллаһтан башка аллалар итеп алырга кушмый. Мөселман булганыгыздан соң Ул сезнең кәфер булуыгызны теләрме?»

📖 Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе
, 3:80

➡️ Курайшитлар сыннарга гына гыйбадәт кылганнар дип уйламагыз. Алар тәкъваларга да, фәрештәләргә дә, пәйгамбәрләргә дә табынганнар.

➡️ Тулырак бу сылтама
буенча.


⚡️ Иң мөһим бурыч

➤ Икенче кагыйдә.


Әй Аллаһның коллары, беләсезме, кураиш кабиләсенең кәферләре һәм башка мөшрикләр ялган аллаларга, алар Галәмдә идарә итәләр, юктан бар кылучылар дип уйлаганга табынмаганнар. Алар шул аллалары, алар белән Аллаһ арасында арадашчы булсыннар өчен, шул аллалар Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында яклаучы, шәфәгатьче булсыннар дип гыйбадәт кылганнар. Болай фикер йөрткәннәр: «Без кем? Без — гөнаһлы коллар. Без — күп хаталары булган коллар. Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмыйбыз, шуңа күрә ниндидер тәкъвалар кирәк, бигрәк тә безнең белән Аллаһ арасында арадашчы булачак, үлгән тәкъвалар. Алар Аллаһ каршында безнең ярдәмчеләребез, шәфәгатьчеләребез булырлар».

Шуңа күрә алар корбанны бу иләһләр өчен чалганнар, аларга нәзерләр биргәннәр, бу тәкъва кешеләргә (салихин) ялварып дога кылганнар, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башкага төрле гыйбадәтләрен багышлаганнар. Ни өчен? Аларны Аллаһка якын кылсыннар өчен. Алар шуңа ышанган.

Шуңа да Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَيَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنفَعُهُمْ وَيَقُولُونَ هَؤُلَاءِ شُفَعَاؤُنَا عِندَ اللَّهِ


«Алар Аллаһдан башка файда да, зарар да итә алмый торган нәрсәләргә гыйбадәт кылалар. Мөшрикләр әйтерләр: «Без гыйбадәт кылган сынымнарыбыз Аллаһка шәфәгать итүчеләр, безнең өчен Аллаһтан сорыйлар».

📖 Коръән, «Юныс» сүрәсе, 10:18

مَا نَعْبُدُهُمْ إِلَّا لِيُقَرِّبُونَا إِلَى اللَّهِ زُلْفَى


«Мөшрикләр әйттеләр: «Без, а
лар безне Аллаһка якын кылсыннар өчен генә, аларга гыйбадәт кылабыз»».

📖 Коръән, «Халык төркеме» сү
рәсе, 39:3

Кураиш кабиләсенең кәферләре менә нәрсә эшләгәннәр, шуның аркасында кәферләр һәм мөшрикләр булганнар.

🔍 Әй Аллаһның коллары! Уйлап карагыз, чөнки бу нәкъ менә күп кенә мөселманнар бүген эшләгән кебек.
Күп мөселманнар бүген каберлекләргә баралар һәм анда корбан чалалар. Алар нәзерләрен багышлыйлар. Шул тәкъвалардан ярдәм сорыйлар. Ул тәкъвалар, алар белән Аллаһ арасында арадашчылар була дип ышаналар. Алар Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә ярамый дип беләләр. Әгәр Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итсәң, Аллаһ моны кабул итмәс дип уйлыйлар. Бу нәкъ шул ширек була да инде. Аллаһы Тәгалә безне сакласын. Һәм бу икенче кагыйдә.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


⚡️ Иң мөһим бурыч

➤ Беренче кагыйдә (дәвамы).

Әйе, бу шулай. Аллаһтан башка юктан бар кылучы, Галәм белән идарә итүче юк. Ләкин бу «ләә иләһә иллә Аллаһ» ның мәгънәсе түгел. Әгәр бу «ләә иләһә иллә Аллаһ» ның мәгънәсе булса, Әбү Ләһәб, Әбү Дҗәһл һәм башка имансызлар «ләә иләһә иллә Аллаһ» дип әйтүдән баш тартмаслар иде. Ләкин алар «ләә иләһә иллә Аллаһ»ның нәрсә аңлатканын бүгенге күп кенә мөселманнарга караганда яхшырак аңлаганнар. Алар шуңа төшенгәннәр: «ләә иләһә иллә Аллаһ» — ул Аллаһка гына гыйбадәт кылу, Аллаһтан башка берәүгә гыйбадәт кылудан баш тарту. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткәнчә, алар болай дигәннәр:

أَجَعَلَ الْآلِهَةَ إِلَٰهًا وَاحِدًا ۖ إِنَّ هَٰذَا لَشَيْءٌ عُجَابٌ


«Ул (Мөхәммәд) хәзер гыйбадәт кылуның күп объектларын бер гыйбадәт объектына гына калдырганмы? Бу гаҗәп нәрсә!».

📖 Коръән, «Сад» сүрәсе, 38:5

Алар Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка һичнәрсәгә һәм Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка берәүгә гыйбадәт кылудан баш тартырга кирәклеген аңладылар. Димәк, «ләә иләһә иллә Аллаһ» Аллаһтан башка гыйбадәт кылуга лаеклы иләһ юк дигәнне аңлата. لا معبود حق إلا الله Беркем дә гыйбадәт кылырга лаеклы түгел. Аннан башка хак иләһ юк. Аллаһтан башка гыйбадәт кылына торган нәрсәләр – ялган иләһләр. Бу беренче кагыйдә. Аны исеңдә калдыр, әй Аллаһның колы!

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.


⚡️ Иң мөһим бурыч

➤ Беренче кагыйдә.

Әй Аллаһның коллары! Сез Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) килгән кураиш кабиләсе кәферләре аны кире какканнарын, ә үзләре Аллаһ Берүзе Юктан Бар Кылучы, Барлыкка Китерүче, Ризыкландыручы икәненә ышанганнарын беләсезме? Бу кәферләр арасында Әбү Ләһәб белән Әбү Җәһл дә бар иде. Әгәр дә Әбү Ләһәбтән кем барлыкка китерүче? дип сораган булсагыз, ул сезгә: «Аллаһ», — дип җавап бирер иде. Әгәр Әбү Җәһлдән кем ризыкландыручы дип сорасагыз, ул: «Аллаһ», — дип җавап биргән булыр иде. Аллаһ Тәгаләнең Галәмнәрнең Раббысы, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәрнәрсәне юктан бар кылучы, ризыкландыручы икәнлеген тану аларга ярдәм иттеме? Шуның белән алар мөселман булдылармы? Юк, алар мөселман булмадылар, чөнки Аллаһның бердәнбер барлыкка китерүче икәнен танып, Аллаһ белән беррәттән башка иләһләргә табындылар. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә бу хөкемне бәян итә:

وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ اللَّهُ


«Әгәр син алардан: «Җирләрне вә күкләрне кем халык кылды?» дип сорасаң, алар һичшиксез: «Аллаһ», — дип әйтерләр».

📖 Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:38

1️⃣ Әгәр сез ошбу бөек кагыйдәне белсәгез, әй Аллаһның коллары, ул очракта сез «ләә иләһә иллә Аллаһ» мәгънәсен аңлаячаксыз. Ышаныгыз, мөселманнарның күпчелеге «ләә иләһә иллә Аллаһ» ның мәгънәсен белмиләр. «Ләә иләһә иллә Аллаһ» дип әйтәләр, әмма аның мәгънәсен аңламыйлар. Белсәгез, күп кешеләр «ләә иләһә иллә Аллаһ» дигән сүз Аллаһтан башка барлыкка китерүче юк, Аллаһтан башка халык кылырга сәләтле зат юк, Галәм белән Аллаһтан башка идарә итүче юк дигәнне аңлата дип уйлыйлар.

➡️ Тулырак бу сылтама буенча.

20 last posts shown.

68

subscribers
Channel statistics