⚡️ Иң мөһим бурыч
➤ Икенче кагыйдә.
Әй Аллаһның коллары, беләсезме, кураиш кабиләсенең кәферләре һәм башка мөшрикләр ялган аллаларга, алар Галәмдә идарә итәләр, юктан бар кылучылар дип уйлаганга табынмаганнар. Алар шул аллалары, алар белән Аллаһ арасында арадашчы булсыннар өчен, шул аллалар Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында яклаучы, шәфәгатьче булсыннар дип гыйбадәт кылганнар. Болай фикер йөрткәннәр: «Без кем? Без — гөнаһлы коллар. Без — күп хаталары булган коллар. Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмыйбыз, шуңа күрә ниндидер тәкъвалар кирәк, бигрәк тә безнең белән Аллаһ арасында арадашчы булачак, үлгән тәкъвалар. Алар Аллаһ каршында безнең ярдәмчеләребез, шәфәгатьчеләребез булырлар».
Шуңа күрә алар корбанны бу иләһләр өчен чалганнар, аларга нәзерләр биргәннәр, бу тәкъва кешеләргә (салихин) ялварып дога кылганнар, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башкага төрле гыйбадәтләрен багышлаганнар. Ни өчен? Аларны Аллаһка якын кылсыннар өчен. Алар шуңа ышанган.
Шуңа да Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَيَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنفَعُهُمْ وَيَقُولُونَ هَؤُلَاءِ شُفَعَاؤُنَا عِندَ اللَّهِ
«Алар Аллаһдан башка файда да, зарар да итә алмый торган нәрсәләргә гыйбадәт кылалар. Мөшрикләр әйтерләр: «Без гыйбадәт кылган сынымнарыбыз Аллаһка шәфәгать итүчеләр, безнең өчен Аллаһтан сорыйлар».
📖 Коръән, «Юныс» сүрәсе, 10:18
مَا نَعْبُدُهُمْ إِلَّا لِيُقَرِّبُونَا إِلَى اللَّهِ زُلْفَى
«Мөшрикләр әйттеләр: «Без, алар безне Аллаһка якын кылсыннар өчен генә, аларга гыйбадәт кылабыз»».
📖 Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:3
Кураиш кабиләсенең кәферләре менә нәрсә эшләгәннәр, шуның аркасында кәферләр һәм мөшрикләр булганнар.
🔍 Әй Аллаһның коллары! Уйлап карагыз, чөнки бу нәкъ менә күп кенә мөселманнар бүген эшләгән кебек. Күп мөселманнар бүген каберлекләргә баралар һәм анда корбан чалалар. Алар нәзерләрен багышлыйлар. Шул тәкъвалардан ярдәм сорыйлар. Ул тәкъвалар, алар белән Аллаһ арасында арадашчылар була дип ышаналар. Алар Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә ярамый дип беләләр. Әгәр Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итсәң, Аллаһ моны кабул итмәс дип уйлыйлар. Бу нәкъ шул ширек була да инде. Аллаһы Тәгалә безне сакласын. Һәм бу икенче кагыйдә.
➡️ Тулырак бу сылтама буенча.