«ИМАН НИГЕЗЛӘРЕ» китабы буенча имтихан сораулары
1. Аллаһ кешеләрне нинди максат белән бар кылган? Нинди дәлил бар?
2. Аллаһ тарафыннан хакыйкатьне аңлауда күрсәтелгән җиңеллек, ярдәм нидән гыйбарәт?
3. Нәрсә ул гыйбадәт? Сүз яисә гамәлнең гыйбадәт икәнен кайдан белергә?
4. Аллаһ каршында Исламнан башка дин бармы? Нәрсә ул Ислам (билгеләмәсен атап кит)?
5. Ширек әһелләре белән бергә булучының Исламы камил буламы?
6. «Иман» сүзенең мәгънәсе ничек?
7. Кешенең барлык гыйбадәте дә иманның алты баганасына инануда төзелгәнлеген аңлат.
8. Галимнәр «Әли-Гыймран» сүрәсенең 31 нче аятен «Имтихан аяте» дип атыйлар. Ни өчен?
9. Нинди курку мактауга лаек?
10. Өметнең мактауга лаек ике төрен аңлат
11. Дога белән кемнәргә дәшергә ярый?
12. Нәрсә ул “истигәнә”, “истигәзә” ,“истигасә”?
13. Аллаһка тәвәккәл кылуны ничек дөрес аңларга?
14. Аллаһка иман китерү ни дигәнне аңлата?
15. Аллаһны Раббылыкта берләү нәрсәне аңлата?
16. Аллаһны иләһ итүдә берләү нәрсәне аңлата?
17. Аллаһны исем-сыйфатларында берләү нәрсәне аңлата?
18. Аллаһның барлыгын гына тану, ышану кешене мөселман итәме?
19. Аллаһны исем-сыйфатларында берләү ничек була? Аңлатып кит.
20. «Кем Аллаһның исемнәрен санап чыга — ул Җәннәткә керер» сүзләрен ничек аңларга? Аллаһның ничә исеме бар?
21. Нинди аять «Коръәннең иң бөек аяте» дип атала?
22. Аллаһның кайбер сыйфатларын санап кит
23. Коръән белән ант итергә ярыймы? Аңлатып кит
24. Аллаһның «коллары белән бергә булу» сыйфатын ничек аңларга?
25. Аллаһның исем-сыйфатларын бозу (тәхриф) нидә чагыла?
26. Аллаһның исем-сыйфатларын кире кагу (тәгътыйль) нидә чагыла?
27. Аллаһның исем-сыйфатларын күзаллау (тәкйиф) нидә чагыла?
28. Аллаһның исем-сыйфатларын мәхлукатлары сыйфаты белән охшату (тәмсийл) нидә чагыла?
29. «Рахмән булган Аллаһ Гаршеннән күтәрелде. Ә Ул ничек күтәрелде?» — дигән сорауга Имам Мәликнең (Аллаһ аңа рәхимле булсын): «Ничек?» дип сорау акылсызлык! Аның Гаршеннән күтәрелүе билгеле! Моңа ышану – мәҗбүри (вәҗиб)! Ә моның хакында сорау бирү – бидгать!» дигән сүзләрен аңлатып, шәрехләп бир.
30. Нәрсә ул «Тәүхид әл-Улүһия»?
31. Ни сәбәпле мөшрикләр Аллаһ белән янәшә башкаларга да гыйбадәт кылганнар?
32. Аллаһның бар икәнлеген, Аның Раббы икәнлеген тану адәм баласын мөселман итәме?
33. «Ләә иләһә иллә Аллаһ» шәһәдәт сүзләренең ничә шарты бар? Аларны атап чык.
34. «Ләә иләһә иллә Аллаһ» шәһәдәт сүзләренең дөрес мәгънәсе, тәрҗемәсе ничек була?
35. Нәрсә ул «ширек»?
36. Зур ширек белән кече ширеккә аңлатма бир
37. Зур ширек белән кече ширек арасында нинди аермалар бар?
38. Ширек барлыкка килүнең сәбәбе нидә?
39. Зур ширекнең дүрт төрен санап кит
40. Китапларга иман китерү нәрсәне аңлата?
41. Корәндә кайсы китаплар телгә алынган?
42. Кайсы пәйгамбәргә нинди Китап иңгән?
43. Соңгы китапның исеме ничек һәм ул башка Китапларга иман китерүдән нәрсәсе белән аерыла?
44. Аллаһның кешеләр өчен Пәйгамбәрләр җибәрүнең максаты нидә?
45. Аллаһның Китабында ничә пәйгамбәрнең исеме телгә алына? Санын гына ата.
46. Пәйгамбәрләрнең берәрсенә генә булса да ышанмасаң ни була?
47. Гаять кыюлыкка ия булган расүлләр (Улүл-газм) кемнәр алар?
48. Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кемнәр өчен Аллаһ илчесе?
49. Мөхәммәдтән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) соң пәйгамбәр булачакмы?
50. Пәйгамбәр (ән-нәби) белән Илче (әр-расүл) арасында нинди аерма бар?
51. Ни сәбәпле Кыямәт көне «Соңгы көн» дип атала?
52. Үлгәннән соң терелеп булачагына Коръәндә бәян ителгән, фикерләүгә нигезләнгән нинди мисаллар китерә аласың?
53. Кыямәт кайчан киләчәк? Моның хакында кем белә?
54. Көръән һәм Сөннәттә Кыямәтнең якынаюына күрсәтә торган нинди билгеләр хәбәр ителә?
55. Үлем белән бәйле булган иманга ниләр керә?
56. Гөнаһлы кешегә үлем килгәч ул Аллаһтан нәрсә сорар?
57. Иман әһеленең үлеме – җаны чыгуы ничек булачак?
58. Имансыз, гөнаһлы бәндәнең үлеме – җаны чыгуы ничек булачак?
59. Кабердә нинди сынау булачак?
60. Кабердәге ләззәтлелек нидән гыйбарәт?
61. Кабердәге газап нидән гыйбарәт?