Гаруз — гарәп поэзиясендә барлыкка килгән метрик системадагы шигырь төзелеше. Теоретик яктан нигезләүчесе – галим Хәлил ибне Әхмәд (700–786).
Төрки телле шагыйрьләр гаруз системасын үз телләре хасиятләренә буйсындырып кулланалар: аларда сонор тартык (р, л, м, н) һәм чыжылдавык тартык (ч, ж, ш) авазларга беткән ябык иҗекләр я озын, я кыска, алардан кала барлык ябык иҗекләр озын иҗекләр булып санала. Сузык авазларга беткән иҗекләр, буынның, ритм калыбының (тәфагыйльнең) кайсы урынында килүенә карап, я озын, я кыска иҗекләр булып саналырга хаклы.
Татар телендә сузык авазлар озынга-кыскага бүленмиләр, шунлыктан иҗекнең озынлыгы-кыскалыгы сүзнең язылышы белән түгел, ә чынлыкта яңгырашы, сүзләр тезмәсендәге ритмик әйтелеше белән аерымлана. Мәсәлән:
Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә
(Г. Тукай)
Беренче юлдагы башлангыч ике сүз кычкырып укыганда баш-лый-га-ле рәвешендә яңгырый, ягъни вәзен калыбының «фагыйләтен» (-U--) схемасына туры килә. Тулаем поэманың (Г.Тукай, «Печән базары ...») вәзене, ритмик төзелеше – рәмәле мөсәддәси мәхзуф калыбына (- U---U---U-) тәңгәл (фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт).
Татар шагыйрьләре гарузның, нигездә, ике бәхер үлчәмен – һәзаҗ белән рәмәл вәзенен кулланалар.