(7-НЧЕ БҮЛЕК: «ГЫЙЛЕМГӘ ОМТЫЛ!»)
Имам әл-Бохари «Гыйлем китабы» бабының бер бүлеген «Гыйлем — сүзләр һәм гамәлләр алдыннан булырга тиеш», дип атаган. Һәм моңарга дәлил булып Аллаһның:
فَاعْلَمْ أَنَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا اللَّهُ وَاسْتَغْفِرْ لِذَنْبِكَ
«Бел (өйрән, төшен, бел, инан) Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы булган һичбер зат юк, һәм гөнаһың өчен (Аллаһтан) гафу сора», дигән сүзләрен китергән.
«Мөхәммәд» сүрәсе, 19 аять.
Ягъни, Аллаһ Тәгалә бу аяттә гыйлем алуны алга куйган, сүзләр һәм гамәлләр алдыннан.
Бер зур галим: «Гыйлем ул: дәлил нигезендә – Аллаһны, Аның илчесен һәм Ислам динен (өйрәнү, төшенү) белү», дигән. «Дәлил нигезендә» дигән сүз ― ягъни, Коръәндә һәм Сөннәттә килгән гыйлем нигезендә!
Ибну-ль-Къаййим ″әл-Кәфия әш-Шәфия″ китабында:
«Гыйлем ул – кеше фикерен Пәйгамбәрнең сүзләренә капма-каршы кую түгел, ә гыйлем ул – «Әйтте Аллаһ, әйтте Аның илчесе, әйттеләр сәхабәләр, чөнки алар гыйлем ияләре», дигән.
Раббыбыз Коръәндә Пәйгамбәребезгә дәрәҗә дә, байлык та, мал-мөлкәт тә, озын гөмер дә, сәламәтлек тә, һәм башка нәрсәләр сорарга кушмаган, ә нәрсәне сорарга кушкан? Гыйлемне, мөхтәрәм җәмәгать! Иң кирәкле булган, сүзләрдән дә, гамәлләрдән дә алданрак булырга тиеш булган шаригать гыйлемен сорарга кушып «Та Ха», 114 аятендә:
وَقُل رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا
«Әйт (әй Мөхәммәд!): Раббым! Миңа гыйлемемне арттыр!», дип Пәйгамбәргә ﷺ дога кылып, гыйлем сорарга куша.
Безгә дә инде бу доганы ешрак кабатларга кирәк, кар-дәшләрем. Гыйлемгә омтылырга кирәк.