🇵🇸 ED.TRAVEL.LIFE - сәяхәтләр | путешествия | travels 🧳


Гео и язык канала: Весь мир, Русский
Категория: Путешествия


Всем мир! Меня зовут Эд, я актер, которому интересна тема путешествий. 🌍 Делюсь новостями, заметками, кадрами, лайфхаками по этой теме. Добро пожаловать в группу! Хуш килдегез! Welcome! 🎬.
Языки: русский, татар;частично: қазақ, eng. 🔗edtravellife.tatar

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Весь мир, Русский
Категория
Путешествия
Статистика
Фильтр публикаций


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🏝 Кеше яшәми торган утраулар, Филипиннар.
Филипин дәүләте утрау дәүләте булып тора: ул якынча 7500 утраудан, утраучыклардан, рифлардан һәм атолллардан тора, шуларның 2000 гә якыны гына кеше яши торган, ә 5000 дән артыгы хәтта рәсми исемгә дә ия түгел.


🏝 Необитаемые острова, Филиппины.
Государство Филиппины является островным: оно состоит из примерно 7500 островов, островков, рифов и атоллов, из которых обитаемы около 2000, а более 5000 даже не имеют официального названия.

iTouri


Репост из: 🇵🇸 ED.TRAVEL.LIFE - сәяхәтләр | путешествия | travels 🧳
🕌 Җаек, Казакъстан.
КЫЗЫЛ МӘЧЕТ,
шулай ук Татар мәчете, 2006 елдан Мөхәммәтгариф Тулбаев исемендәге мәчет – Җаекның татар бистәсендә 1871-1875 елларда төзелгән таш мәчет (1835 елда ук төзелгән дигән фикер дә бар).
1980 елдан ― төбәк дәрәҗәсендәге архитектура истәлеге. Мәчет каршындагы «Мотыйгия» мәдрәсәсендә 1895-1907 елларда Габдулла Тукай укыган.

📍 ОРАЛ ҚАЛАСЫ, ҚАЗАҚСТАН.

🕌 Уральск, Казахстан.
КРАСНАЯ МЕЧЕТЬ, а также Татарская мечеть, с 2006 года мечеть носит имя Мухаммед-Гарифа Тулбаева – каменная мечеть, построенная в татарской слободе Уральска в 1871-1875 годах (есть мнение, что построена еще в 1835 году).
С 1980 года – памятник архитектуры регионального уровня. В медресе «Мутыйгия» при мечети в 1895-1907 годах учился Габдулла Тукай.


📍 КАЙВАКЫТ ӘЙБЕРЛӘР КҮРГӘНДӘГЕЧӘ ТҮГЕЛЛӘР!

🌐 Туристлык географиясенең парадоксаль фактлары:
🟢Евразия Африкадан бераз гына киңрәк, ә Калининградтан Петропавловск-Камчатскийга кадәр ераклык Сенегалдан Сомалига кадәрге ераклыкка тигез. Хәер, беренче тапкыр күргәндә алай дип әйтеп тә булмый.
🟢Рәсәй һәм АКШ шәһәрләре арасындагы иң кечкенә аралык 100 км дан кимрәк.
🟢Евразиянең ике очы (кырые) арасындагы иң кыска юл Төньяк Америка аша уза.
🟢Иң төньяк (Шпицберген, Норвегия) һәм иң көньяк (Ушуайя, Аргентина) халыкара аэропортлар 15,7 мең км ераклыкта урнашканнар.
🟢Кешеләр тора ала торган иң төньяк (Барнео лагере) иң көньяк (Көнчыгыш лагере) нокталар бер-берсеннән 18,2 мең км ераклыкта урнашканнар.
🟢Гренландия мәйданы – 2 166 086 км², Австралия мәйданы – 7 692 024 км² дан 3,6 тапкырга күбрәк. Ләкин картада киресенчә күренә.
🟢Мадагаскарның мәйданы – 587 041 км², Бөекбританиянең мәйданы – 242 495 км². Алар арасындагы аерма – 2,5 тапкыр. Ә картада алар бертөрле булып күренәләр.

🔡🔡🔡 🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡 🔣
т а н ы п б е л ә м !

📍 ИНОГДА ВЕЩИ НЕ ТАКИЕ, КАКИМИ КАЖУТСЯ!

🌐 Подборка парадоксальных фактов туристической географии:
🟢Евразия «в поперечнике» лишь немного шире Африки, а расстояние от Калининграда до Петропавловска-Камчатского равно расстоянию от Сенегала до Сомали. Хотя с первого взгляда и не скажешь.
🟢Минимальное расстояние между городами России и США менее 100 км.
🟢Самый короткий путь между двумя оконечностями Евразии лежит через Северную Америку.
🟢Самый северный (Шпицберген, Норвегия) и самый южный (Ушуайя, Аргентина) международные аэропорты находятся на расстоянии 15,7 тыс. км.
🟢Самая северная (лагерь Барнео) и самая южная (лагерь Восток) точки, где могут побывать люди, расположены на расстоянии более 18,2 тыс. км. друг от друга.
🟢Площадь Гренландии – 2 166 086 км², площадь Австралии – в 3,6 раз больше – 7 692 024 км². Но на карте выглядит строго наоборот.
🟢Площадь Мадагаскара – 587 041 км², площадь Великобритании – 242 495 км². Разница в 2,5 раза. А на карте они кажутся одинаковыми.

ℹ️ "atorus".


Репост из: 🇵🇸 ED.TRAVEL.LIFE - сәяхәтләр | путешествия | travels 🧳
⚡⚡⚡Теперь интерфейс Telegram можно перевести и на татарский язык! Просто перейдите по этой ссылке:

https://t.me/setlanguage/tatar


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🎼 "Сандугач" җыры. Башкара — Базарбай Бикчәнтәев (музыкасыз).
Базарбай Кытай территориясендәге "Чишмә" татар авылында туган.

🎼 Песня "Сандугач". Исполняет — Базарбай Бикчантаев (без музыки).
Базарбай родился в татарской деревне "Чишмә" на территории Китая.


💬 ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ.
💬 Татарские пословицы.

🗣️ Бер галим йөз 
наданны җиңәр.

Один ученый победит сто не грамотных.
🗣️ Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!

Язык придержи на уздечке, собаку на привязи!
🗣️ Галим уйлар, 
надан ышаныр.

Грамотный подумает, а безграмотный поверит.
🗣️ Өйрәнмичә чабата да 
үреп булмый.

Не знающий человек, даже лапти не сплетет.
🗣️ Ярты телем ипи 
бөтен дөньяга җиткән.

Поделенного куска хлеба хватит на всех.
🗣️ Эшлегә көн җитми, 
эшсезгә көн үтми.

Для работящего дня не хватает, а для бездельника день бесконечен.


🪶 Кызыклы факт.
Җаек — Көнбатыш Казакъстанның Ауропа өлешендә, Җаек елгасы янында урнашкан шәһәр.
Җаек — шагыйребез Габдулла Тукай тормышында тирән эз калдырган кала. Ул гыйлемгә, иҗатка шушында оеткы ала.
Җаек (Уральски) шәһәрендә Габдулла апасы Газизәләрдә яши. Җизнәсе аны Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә укырга бирә.
1905 -1906 елларда Җаекта татар телендә газета-журналлар чыга башлый.
Тукай аларда үз язмалары белән бик актив катнаша.
Безнең көннәрдә шәһәрнең бер урамы Габдулла Тукай исемен йөртә. Шәһәрдә татар мәдәни үзәге бар.

🇧🇾 А З А Қ С Т А Н.
💚 О Р А Л Қ А Л А С Ы
Җаек шәһәре. Город Уральск.

🪶 Интересный факт.
Уральск - город, расположенный в европейской части Западного Казахстана, у реки Урал (Жайық).
Уральск оставляет глубокий след в жизни татарского поэта Габдуллы Тукая. Здесь он окунулся в знания и творчество.
В Уральске Габдулла живет у сестры Газизы. Его зять отдал учиться в медресе Мутыйгуллы-хазрата.
В 1905-1906 годах в Уральске начали выходить газеты и журналы на татарском языке.
Тукай активно начал в них печататься.
В наши дни одна из улиц города носит имя Габдуллы Тукая. В городе есть татарский культурный центр.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
📍 Пхи-Пхи утравы
📍 Остров Пхи-Пхи

🍀 😍😆😂🤣😆🤣🙃

Хәерле көннәр безгә!
Доброго нам дня!


🏞 Video by Sukhrob


Прошел экспертизу проект второй линии казанского метро от станции "Фучик" до станции "Сахарова".
5,4 километров пути включает в себя четыре станции: «100 лет ТАССР», «Академическая», «Зилант» и «Тулпар». Они должны открыться в 2027 году.


Репост из: Шәһри Казан / Шахри Казан
Казан метросының "Фучик" станциясеннән "Сахаров" станциясенә кадәр икенче линия проекты экспертиза узды.

5,4 километрлы юл үз эченә дүрт станцияне ала: «ТАССРның 100 еллыгы», «Академическая», «Зилант» һәм «Тулпар». Алар 2027 елда ачылырга тиеш.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🎞️ N E W V I D E O : ISTANBUL vibe
🪶татарча🟢на русском🟢қазақша

📺 RuTube 😖 YouTube


🤗😓😤😀😳😃😓😤 💚 G U I D E

🌹 ИСТАНБУЛДА НИШЛӘРГӘ?
Истанбул истәлекле урыннарга бай.
🕌 Партевниял Вәлидә Солтан, Ортакөй, Солтан Әхмәт, Айя-Суфия, Йылдыз Хәмидия, Сөләймания кебек мәчетләр искиткеч матур. Моннан тыш, Чамлыҗа комплексына (Азия ягында) барырга һәм шулай ук мегаполисның Ауропа өлешенә карап онытылмаслык күренеш белән ләззәтләнергә мөмкин. Босфор буйлап суда йөзегез, арзанга гына шәһәр су транспортында Принц утрауларына (мәсәлән, Бююкада утравына) барыгыз.
💡Шәһәрдә бик күп музейлар бар, шул исәптән легендарлары: Долмабахче, Топкапы. Ләкин керү өчен билет бәяләре "тешләргә" мөмкин.
🟢Әгәр сездә интернет булса, җәмәгать транспортында хәрәкәт итү өчен Moovit кушымтасыннан файдаланырга киңәш итәм.
⚡️Сак булыгыз, шәһәрдә вакыт-вакыт мошенниклар очрый. Мәсәлән, узып баручы аяк киеме щеткасын төшереп җибәрергә мөмкин. Әгәр дә сез аны чакырырга уйласагыз, ул Сезгә рәхмәт әйтер һәм аяк киемегезне чистарта башлар. Ә соңыннан яхшы гына акча (чаевые) сораячак.
🪶 Аэропорттан шәһәрнең төрле районнарына метрода яки Хавабуста барып җитү уңайлы һәм отышлы.
🤯 Торакны броньлау өчен Otelz.com төрек сайтыннан файдаланырга мөмкин. Кайвакыт анда отышлы һәм сирәк тәкъдимнәр табарга мөмкин.

🐲🐲🐲🐲🐲🐲🐲🐲

🌹 ЧТО ДЕЛАТЬ В СТАМБУЛЕ?
Стамбул богат на достопримечательности.
🕌 Потрясающие по красоте мечети, такие как: Партевниял Валиде Султан, Ортакёй, СултанАхмет, Айя-София, мечеть Йылдыз Хамидие, Сулеймание и многие другие. Кроме того, можно отправиться в комплекс Чамлыджа (на Азиатской стороне) и также насладиться незабываемым видом на европейскую часть мегаполиса. Совершите водную прогулку по Босфору, посетите Принцевы острова (например остров Бююкада) отправившись туда на недорогом городском водном транспорте.
💡 В городе есть множество музеев, в том числе легендарные: Долмабахче, Топкапы. Но цены за входной билет туда могут "кусаться".
🟢Если у Вас будет интернет, для перемещений на общественном транспорте рекомендую пользоваться приложением Moovit.
⚡️Будьте осторожны, в городе периодически встречаются мошенники. Например проходящий мимо обувщик может уронить щетку. Если решите его окликнуть, он начнет Вас благодарить и чистить Вам обувь. А после запросит приличные чаевые.
🪶 Из аэропорта в разные районы города удобно и выгодно добираться на метро или на Хавабусе.
🤯 Для бронирования жилья можно воспользоваться турецким сайтом бронирования отелей Otelz.com . Иногда там можно найти выгодные и редкие предложения.

👨‍💻 @ed_travel_life


🎟🎫 2025 елның 1 нче гыйнварыннан Истанбулда музейларга һәм сарайларга билет бәяләре артты.
Чит ил туристлары һәм җирле халык өчен бәя аерыла.
Мәсәлән, Селамлык секциясенә һәм рәсемнәр галереясе белән бергә Долмабахче сараена гаремга керү билет бәясе 2025 нче елның 1 нче гыйнварыннан чит ил туристларына 1500 TRY, ә җирле халыкка 200 TRY булачак.
Изге Ирина чиркәвенә һәм гаремга керү белән бергә Топкапы сараена билет бәясе чит ил туристларына 2000 TRY торачак. Бейлербейи сараена керү 600 TRY⁣га кадәр кыйммәтләнде.
Соңгы тапкыр билет бәяләрен 2024 нче елның язында күтәргәннәр.

🔥🔥🔥🔥🔥🔥🔥🔥

🎟🎫 С 1 января 2025 года в Стамбуле вырасли цены на билеты в музеи и дворцы.
Стоимость для иностранных туристов и местных жителей различается.
Например, комбинированный билет во дворец Долмабахче, секции Селамлык и картинной галереи с 1 января 2025 года иностранным туристам обойдется в 1500 TRY⁣, а местным жителям — в 200 TRY⁣.
Билет во дворец Топкапы с посещением церкви Святой Ирины и гарема для иностранных туристов будет стоить 2000 TRY⁣. Вход во дворец Бейлербейи подорожал до 600 TRY⁣.
Последний раз цены на билеты поднимали весной 2024 года.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🎬 Таҗ Маһал.
🎬Тадж-Махал.

🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
м а т у р м ы к р а с и в а я ?

📺 RuTube 😖 YouTube

🗓️ 07.2024

👨‍💻 @ed_travel_life

Показано 12 последних публикаций.