НУРЛЫ ИСЛАМ


Гео и язык канала: не указан, не указан
Категория: не указана


Архитектурное освещение сельских мечетей Республики Татарстан.
Телефон: +7 908 333-33-07

Связанные каналы

Гео и язык канала
не указан, не указан
Категория
не указана
Статистика
Фильтр публикаций




Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Мөслим районында "III Бөтенроссия каз өмәсе" фестивале үтте. Чара милләтебезнең рухи мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асраулары арттыруны күзәтте. Быел фестивальдә катнашырга 471 кеше гариза биргән, шулардан 33 җиңүче сайлап алынды.

Алар арасында «Иң өлкән катнашучы» номинациясендә 89 яшьлек Минәҗева Нурсинә Харис кызы (Удмуртия өлкәсе) бүләкләнде.
Без үз чиратыбызда «Нурлы ислам» проекты исеменнән аңа үзебезнең бүләкләребезне тапшырдык.




🎥Илдар хәзрәттән килеп ирешкән видео-отзыв
🗺️ Арча районы, Шура авылы мәчете

🕌СЕЗНЕҢ авыл мәчете бүгенге көнгә тикле яктыртылмаган булса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз: https://wa.me/message/MAGFWZSGF3CLO1


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram




🗺️Чистай районы, Нарат-Елга авылы мәчете

📖ТАРИХ: Мәчет 1994 елның 24 нче сентябрендә ачылды. Мәчет төзүен Жаббаров Фәрит Гөмәр улы җитәкләде. Мәчет халык акчасына төзелде. Авылдашлар өмәләрдә катнашып бик зур ярдәм иттеләр.

🙏🏼Мәчетнең беренче имамы Жаббаров Касыйм Мозафар улы булды. 2004 елны ноябрь аенда вафат булды. Урыны җәннәттә булсын.

2004 елдан башлап имам итеп Исмагилов Равил Мисбаховичны сайладылар.

Мәзин Закиров Зөфәр Зәки улы булды.
🕌Мәчеттә биш тапкыр азан әйтелә. Җомгага 10-14 кеше йөри. Мәчеттә укулар да оештырылды. Мәктәп ябылганчы балалар укыды. 9 хатын-кыз укыды, хәзер алар намазда, Аллахка шөкер. Ир-атлар 3әү генә укыдылар.

🤲Мәчеткә йөрүче ир-атлар өмәләрдә актив катнашалар. Язын һәм көзен зиратта, мәчет тирәсен, чишмә тирәсен җыю оештырыла. Мәүлет, ифтар ашлары үткәрелде, районнан кунаклар чакырылды.

Мәгълүмат Исмагилов Равил хәзрәт тарафыннан тапшырылды.

💡 «НУРЛЫ ИСЛАМ» проекты кысаларында, әлеге мәчетне Нарат-Елга авылында туып үскән милләттәшебез ярдәме белән яктырттык.






Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🎥Имам-хатыйб: Марат (Муса) Шәйдулловтан килеп ирешкән видео-отзыв

🗺️ Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы үзәк мәчете

🕌СЕЗНЕҢ авыл мәчете бүгенге көнгә тикле яктыртылмаган булса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз: https://wa.me/message/MAGFWZSGF3CLO1




🗺️Киләсе яктыртып кайткан мәчет - Арча районы Шура авылында урнаша

📝Әлеге авыл мәчетенең тарихын безгә Илдар хәзрәт Хаҗи җиткерде, аңа үзебезнең олы рәхмәтебезне белдерәбез🤲

📖Арча районы Шура авылы мәчетенең ТАРИХы:
«Безнең авыл кешеләренең борынгы чыгышлары археологик, этнографик яктан Татарстан Республикасының (башка) тарихы белән бәйләнгән. Безнең авылыбыз кешеләре Борынгы Болгар кабиләләренең берсе булыр. 1552 нче елда Казанга якын тирәдә яшәүчеләр, мөселман динен тотучы бабаларыбыз. Төньяк Көнчыгыш якларга таба күчеп утыра. Сәбәп халык саны арту, патша самодержавиесенең чит динне кысуы.

1800 нче елларда 40-45 йорт булып, халкы 200 кеше була. 1900 нче елда 80-90 йорт 370 кеше санала. 1914 нче елда 105 ир-ат сугышка алына. 43е ятып кала сугышта.
1861 нче елда Рәшитов Мәгъсүм исемле кеше авылга мулла булып килә - 1910 нчы елга кадәр муллалык итә. Аның Габдулла исемле улы, әтисе үлгәч 1930 нчы елга кадәр муллалык итә.

1938 нче елда авылда 125 йорт 700 кеше яши. Шул елларда бик күп халык чит җирләргә - завод-фабрикаларга язылып китә. 1935 нче елда мәчет янып бетә. 2008 нче елга кадәр мәчет булмый. 1941-1945 елларда авылдан 150 кеше сугышка китә. 74 кеше кире кайтмый, батырларча һәлак була. 1980 нче елга кадәр авылда: Газиз бабай мулла була, Гилметдин бабай, Габделфәрт бабай, Хашим бабай, Мөнир Габдрахманов муллалык итә.

2019 елда шушы авылда туып үскән Илдар Хаҗи авылга имам булып кайта. Мәчет калай белән тышлана, манара ремонтлана, тәрәзәләр алыштырыла, газ кертелә, кое казыла, мәчеткә канализация, су кертелә. Зират коймасы алыштырыла. Болар барысы да авыл халкы ярдәме белән эшләнә. Спонсорлар ярдәм итә.

Бүгенге көндә авылда 105 йорт. 227 кеше пропискада. 118 кеше авылда яши. Медпункт, кибет бар. Шушы арада яңа клуб ачылачак.

💡Шушы көннәрдә «НУРЛЫ ИСЛАМ» проекты кысаларында үзебезнең мәчетне яктырттык».

Нәтиҗә сезнең алда🕌




Җомга мөбарәк булсын!
جمعة سعيدة!
Со священной пятницей!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Удмуртия Республикасында- Рәсәй регионнарында тупланып эшләүче «Татар эшкуарлары форумы» узды

Форумда илебезнең 8 республика һәм өлкәләреннән, шулай ук Кытайдан күптән инде оешып үз эшләрен уңышлы алып баручы шәхесләр катнашты. Алар рәтендә без дә «НУРЛЫ ИСЛАМ» проектын тәгъдим иттек.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Җомга мөбарәк булсын!
جمعة سعيدة!
Со священной пятницей!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
❔Безгә еш килгән сорауларның берсе, - мәчет яктырту буенча кем мөрәҗәгать итә ала?

➕Мәсәлән, безнең булды шундый хәл, Зөлфәткә приемга килгән христиан динендә булган пациентыбыз, мәчет яктыртырга фикер кыла һәм мәчетне яктыртканнан соң, ул ислам динен кабул итеп, бүгенге көндә биш вакыт намазын укый.

Җавап⤵️:

🙌🏼Нинди диндә булуга карамастан, һәрбер кеше үз исеменнән яктыртырга теләгән мәчет буенча безгә мөрәҗәгать итә ала.

📞+7 (908) 333-33-07 «НУРЛЫ ИСЛАМ» командасы


Җомга мөбарәк булсын!
جمعة سعيدة!
Со священной пятницей!


🗺️Кама Тамагы районы, Олы Салтык авылы мәчете

📖ТАРИХ: Әлеге мәчетнең фундаменты 1998 нче елда төзелә башлый, быел аңа 20 ел булды. Авыл Советы председателе Ибатов Хәлим вакытында һәм колхоз коллективы (оешмасы) җитәкчесе Зәйнуллин Шәһит Әминбай улы белән берлектә эш итәләр.

Күрше Мәрәтхуҗа авылыннан (Туфан абый авылы) мулла булып йөри торган Исмәгыйль хәзрәтне алып төшеп, укытып әлеге нигездә. Бу фундамент 2 ел дәверендә шул килеш тора.

Хәзерге көндә имам вазыйфасын башкаручы Яруллин Галимулла Кәрибулла улы, шәхсән 1999 нчы елда Кабан арты мәчетендә белемне күтәрү дигән курсларны үз ихтыярын белгертеп үтә. Ул вакытта колхоз җитәкчесе белән берлектә Шәһит Әминбаевичны машинада шофер булып йөрткән була.

🤲2000 нче елда Галимулла имамлык вазыйфасына кереп, иң беренче булып авыл йортында гает намазы укыта.


Җомга иртәбез мөбарәк булсын!
جمعة سعيدة!
Счастливой пятницы!

Показано 20 последних публикаций.

227

подписчиков
Статистика канала