СӘЛАМӘТ КАЛЕБ


Гео и язык канала: не указан, не указан
Категория: не указана


Ислам диненең һәр кагыйдәсе кешенең Раббысы каршында калебен һәрдаим пакьләп торуга юнәлтелгән.

Связанные каналы

Гео и язык канала
не указан, не указан
Категория
не указана
Статистика
Фильтр публикаций






Әбү Муса Сәйфеддин




(9-НЧЕ БҮЛЕК: «ГЫЙЛЕМНЕҢ ФАЙДАЛАРЫ»)

Гыйлем — «хашия» дигән куркуның нигезе булып тора.
Аллаһ Тәгалә әйткән:

إِنَّمَا يَخْشَى اللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ الْعُلَمَاءُ

«Дөреслектә Аллаһтан чын курку белән Аның коллары арасыннан — галимләр генә курка»

«Фатыр», 28

🌿 Пәйгамбәребез ﷺ:

«Кем мәчеткә хәерлелекне өйрәнергә, яки хәерлелекне өйрәтергә килсә, аңарга камиль, тулы хаҗ кылган кешенең әҗере булачак», диде.

📚 ат-Табарани.

🌿 Му‘авиядән килә, Пәйгамбәребез ﷺ:

مَنْ يُرِدْ اللَّهُ بِهِ خَيْرًا يُفَقِّهْهُ فِي الدِّين

«Кемгә Аллаһ хәерлелекне теләсә, аңа динне аңлауны бирә!» дигән.

📚 әл-Бохари (71), Мөслим (1037), Ибен Мәҗәһ (221)


«ЯНЧЫГЫҢДА НИЛӘР БАР?...»

Озакламый олы юлга чыгасы була безнең
Раббың белән очрашуга нәрсәләр хәстәрләдең?
Бармы янчыгыңда иман, намазлар, уразалар?
Аллаһ ризалыгы өчен өләшкән садакалар?

Салып куйдыңмы син анда ятлаган аятләрне?
Аллаһ йортларына килеп, тыңлаган хөтбәләрне
Бармы анда Рабыбызга булган олуг мәхәббәт
Аллаһ биргән байлыклардан елда чыгарган зәкәт?

Бармы анда өмет, курку, хушуглык, тәвәккәллек?
Раббыбызга шөкер бармы? Шуны кара, иң элек
Зикер-тәсбихне алдыңмы? Тәкбирне һәм тәхлилне?
Җиде күк өстеннән иңгән иманыңа дәлилне

Җитештеңме әле, дустым, янчыгыңны барларга?
Нәрсә тагын анда җитми, онытма күз салырга!
Бармы гает көннәрендә чалынган корбаннарың?
Рамазан да оештырган ураза ифтарларың?

Юлга чыкканчы хәстәрлә янчыгыңда ни барын
Яман нәрсәләр булса, – алардан тизрәк арын!
Инде җәйләр үтеп китте, оча сары яфраклар...
Бу дөньяда барыбызда вакытлыча,– кунаклар

Күршеләрнең бакчасында баланлары җитешкән
Барысын да барладыңмы? – Ашыккан – ашка пешкән!
Үзеңә хисап кылдыңмы, юлга чыгар алдыннан?
Күз яшьләрем агып чыкты Раббымны саганганнан...

Вакыт җитә, иптәшләрем, соңгы юлга чыгарга
Янчыкларыбызны асып, Рабыбызга кайтырга...
Аллаһ белә, әле тагын күпме калган яшәргә
Бирче Раббым иман белән ахирәткә күчергә!

***********


Әбү Муса Сәйфеддин








(7-НЧЕ БҮЛЕК: «ГЫЙЛЕМГӘ ОМТЫЛ!»)

🌿 Әнәс ибен Мәликтән килгән хәдистә, Пәйгамбәребез :

طَلَبُ الْْعِلْمِ فَريضَةٌ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ

«Гыйлем алу — һәрбер мөселманга фарыз», дигән.

📚«Сәхих әт-Тәргыйб вә-т-тәрхһиб» (72).

Олы галимләргә гына фарыз түгел, җәмәгать! Муллаларга гына, хәзрәт-абыстайларга гына, мәчет имамнарына гына түгел! Ә һәрбер, үзен "мин мөселман" диеп, әйтеп йөрүчегә! ФАРЫ-Ы-ЫЗ!!! «Гыйлем алсаң ярый, алмасаң ярый» түгел!!!


ГЫЙЛЕМГӘ ОМТЫЛ!

Раббың тарафыннан рәхмәт булып иңгән Коръән, Сөннәт.
Һәрбер мөэмин өчен бу – зур байлык һәм искиткеч хөрмәт!
Изге ният белән, дога кылып, ярдәм сорап бер Аллаһтан
Гыйлем алыйк! Әй, дусларым, калышмагыз минем арттан!

Һәм беркайчан Коръән һәм хәдисләр укып телләр арымасын!
Ошбу юлда Аллаһның ярдәме, безнең белән һәрчак булсын!
Иман нигезләрен, гарәп телен өйрән, сахих хәдисләрне!
Һәм тәфсире белән укып ятла Коръәндәге аятьләрне!

Хәдисләрдә килә – “Гыйлем алу — һәр мөселманга фарыз!”
Раббым Аллаһ! Минем йөрәгемдә гыйлем, иман учакларын кабыз!
Әгәр дә бу юлда бераз сүнеп, арып китсәм һәм алҗысам,
Төшенлеккә бирешмәмен, Раббым, һәм борчылмамын беркайчан!

Ялкаулыктан, сансызлыктан, Раббым Аллаһ Үзең безне сакла!
Наданлыктан, гафиллектән, хөсетлектән йөрәкләрне пакъла!
Гыйлем алу юлы шома түгел, авыр, мәшәкатьле...
Әмма бу юл — Аллаһ юлы, Җәннәт юлы, шуңа күрә ул кадерле.

Бармак арасыннан ком бөртеге үткән кебек, гомеребез ага...
Күзләремне яшьләндерә йөрәк түрләреннән чыккан кайнар дога.
Туу белән үлем арасында – бары тик берничә мизгел,
Шуңа күрә Раббың Аллаһ биргән гомереңнең кадерен бел!

Гомер кыска, сизәсеңме, ничек вакыт бик тиз үтеп бара:
Ага сулар, үтә еллар, юл чатындагы баганалар артта кала...
Яшьлек, сәламәтлек, байлык белән вакыт һәм, гомумән, гомер
Бу барысы Аллаһ нигъмәтләре! Аңа бөтен мактау һәм мең шөкер!


Репост из: Илнур
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Игътибарыгызга Раил хәзрәт Фәйзрахмановның бик шәп китабын тәкъдим итәбез!

«hәр көнгә hәм hәркемгә файдалы вәгазь-нәсыйхәтләр» китабы, исеменнән күренгәнчә, hәммәбез өчен дә файдалы, калебләребезне вәгазьләп, нәсыйхәтен биреп торучы хезмәт булыр дип ышанып калабыз.

Әлеге китапка ия буласыгыз килсә, түбәндә күрсәтелгән номерга языгыз, шалтыратыгыз!
89274741205




Әбү Муса Сәйфеддин




ИМАНЫМА КУАНАМ...

Исеңдәме, без кайчандыр көферлектә яшәдек,
Рабыбызга тиешенчә шөкер итә белмәдек.
Үтте дистәләгән еллар бу дөньяга алданып,
Аллаһ иман бүләк итте — туя алмыйм куанып!

Әнкәм өйрәткән догалар, белмәсәм дә мәгънәсен...
Раббым алып атты күздән шөкерсезлек пәрдәсен.
«Намазларсыз элек ничек яшәдем», — дип уйланам,
Һәрбер көн – бәйрәм кебек, иманыма куанам.

Безнең халык зарланса да, муллыкта яши бирә,
Әмма, меңнән берсе генә Аллаһка шөкер итә.
Утызынчы елларны кеше ачлыктан үлгән,
Мондый ризыклар аларның төшенә дә кермәгән

Раббым безләрне чыгарды наданлык сазлыгыннан!
Һәммәбезне бүләкләде Үзенең байлыгыннан!
Раббым безгә форсат бирде кәфер булып үлмәскә,
Бу дөньядан ахирәткә буш кул белән күчмәскә

Пенсиягә чыккан, кайбер бабайлар һәм әбиләр
Хаман әле диндә түгел, – җырлап биеп йөриләр!
Күпме генә ашатсаң да, бүре урманга карый
Яшең 60-тан узгачтын, гөзерең кабул булмый!

Иман китердек Аллаһның Коръән аятьләренә,
Шөкер итеп туя алмыйм биргән нигъмәтләренә.
Нәфесләрне җигәнлибез Аллаһ тыйган эшләрдән
Раббым, сакла безне берүк, кайнар утлы гүрләрдән!

Без кәферләр белән – кырыс, ә үзара – рәхимле,
Ширек кылудан куркабыз, уттан курыккан төсле!
Раббым бирсен үлгәнче мөэмин булып яшәргә!
Мөэминнәр Җәннәткә керер, Җәннәт бирче безләргә!


(7-НЧЕ БҮЛЕК: «ГЫЙЛЕМГӘ ОМТЫЛ!»)

Имам әл-Бохари «Гыйлем китабы» бабының бер бүлеген «Гыйлем — сүзләр һәм гамәлләр алдыннан булырга тиеш», дип атаган. Һәм моңарга дәлил булып Аллаһның:

فَاعْلَمْ أَنَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا اللَّهُ وَاسْتَغْفِرْ لِذَنْبِكَ

«Бел (өйрән, төшен, бел, инан) Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы булган һичбер зат юк, һәм гөнаһың өчен (Аллаһтан) гафу сора», дигән сүзләрен китергән.

«Мөхәммәд» сүрәсе, 19 аять.

Ягъни, Аллаһ Тәгалә бу аяттә гыйлем алуны алга куйган, сүзләр һәм гамәлләр алдыннан.

Бер зур галим: «Гыйлем ул: дәлил нигезендә – Аллаһны, Аның илчесен һәм Ислам динен (өйрәнү, төшенү) белү», дигән. «Дәлил нигезендә» дигән сүз ― ягъни, Коръәндә һәм Сөннәттә килгән гыйлем нигезендә!

Ибну-ль-Къаййим ″әл-Кәфия әш-Шәфия″ китабында:
«Гыйлем ул – кеше фикерен Пәйгамбәрнең сүзләренә капма-каршы кую түгел, ә гыйлем ул – «Әйтте Аллаһ, әйтте Аның илчесе, әйттеләр сәхабәләр, чөнки алар гыйлем ияләре», дигән.

Раббыбыз Коръәндә Пәйгамбәребезгә дәрәҗә дә, байлык та, мал-мөлкәт тә, озын гөмер дә, сәламәтлек тә, һәм башка нәрсәләр сорарга кушмаган, ә нәрсәне сорарга кушкан? Гыйлемне, мөхтәрәм җәмәгать! Иң кирәкле булган, сүзләрдән дә, гамәлләрдән дә алданрак булырга тиеш булган шаригать гыйлемен сорарга кушып «Та Ха», 114 аятендә:

وَقُل رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا

«Әйт (әй Мөхәммәд!): Раббым! Миңа гыйлемемне арттыр!», дип Пәйгамбәргә ﷺ дога кылып, гыйлем сорарга куша.
Безгә дә инде бу доганы ешрак кабатларга кирәк, кар-дәшләрем. Гыйлемгә омтылырга кирәк.









Показано 20 последних публикаций.

76

подписчиков
Статистика канала