Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ!
Рамазан аеның сизелми дә узып киткәнлегенә шаhид булган кебек, динебезнең әркәннәренең берсе — хаҗ кылу вакытының да килеп җиткәнлеген сизми дә калырбыз, ин шәә Аллаһ!
Беребезгә дә сер түгел, күңелеңдә иман булган барча мөселманның да йөрәге Мәккә шәhәренә, Кәгъбәтуллага ашкына, аны сагына, юксына. Әллә сезнең белән дә алай булганы юкмы?
Кадерле каналыбыз кунаклары! Сезне янәдән хаҗ hәм гөмрә йолалары белән танышу мәҗлесенә чакырасыбыз килә.
Гыйлемнәрегезне яңартыгыз, якыннарыгызга тәкъдим итегез, бүлешегез!
P.S. «Минем хаҗ сәфәренә кабат барасым килә, САГЫНДЫМ, тик әлегә мөмкинчелегем юк шул», — дип фикер йөртүчеләргә киңәш: дәресләребезне янәдән тыңлап карагыз әле... Хәтирәләрегез яңарыр, үзегезне гөмрә, хаҗ кылып йөрим дип хис итәрсез, Мәккәнең эсселеген, Кәгъбатулланың үзенә генә хас булган хуш исен тойган кебек булырсыз, сагышларыгыз басылыр...)))
Болар барысы да күңелләрегезнең йомшарып китүенә hәм ихластан Аллаһка: «И, Раббым минем! Шушы изге җирләргә кабат барырга, гөмрә, хаҗ кылырга ярдәм ит миңа!» — дип дәшергә сәбәп булыр, бәлки. Ә Аллаһ нәрсә ди? «Миңа дога белән дәшегез — җавап бирермен!» («Гафир» сүрәсе, 60 нчы аять).
Раббыбыз Аллаһ барыбызга да гөмрә, хаҗ йолаларын кылырга ярдәм итсен! Әмин!