Хатлар йорты


Kanal geosi va tili: ko‘rsatilmagan, ko‘rsatilmagan
Toifa: ko‘rsatilmagan


Интернет кибетебез - www.hatlar.ru

Связанные каналы

Kanal geosi va tili
ko‘rsatilmagan, ko‘rsatilmagan
Toifa
ko‘rsatilmagan
Statistika
Postlar filtri


Ә беләсезме Хатлар Йорты Гүзәлем яулыклар кибетләренең партнеры!

Яулык, тюрбан һәм палантиннардан тыш сез анда әле безнең открыткаларны да ала аласыз. Якыныгызга биргәндә бигрәк тә шәп, бүләккә өстәмә ямь һәм мәгънә өстәлә!

Алганыгыз булдымы?💌


Сәлам дускайлар! 💓

Без монда яңарыш алгарыш өстендә эшлибез! Маркетплейслардан (Озон, вайлдберис, казанэкспресс) безнең открыткаларны алу сезгә җайлы булыр идеме?

Комментлар калдырыгызчы!


Язсам язам инде мин, туган калмый, дус калмый, күпләп язарга яратам!

Адреслар блокнотын тартып чыгарып, маркалар ябыштырып, сүзләрен тәмләп язып... Үзе бер дөнья бит ул! Борынгы элемтә төре! Башта язасың, аннары килеп җитте хәбәрен көтәсең, һәм җавап хатын!

Барысы да тиз булган чорда нәрсәнедер әкрен эшләү, көтү - үзе ләззәт!

Ә сез кайчан соңгы тапкыр хат яздыгыз?!

#хатларязыгыз


ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана dan repost
📩📸Шамиль Садыков подарил Главе Якутии открытку с фотографией Президента Татарстана

Печатную продукцию АО «Татмедиа» презентовал на деловом форуме в Якутии генеральный директор медиахолдинга Шамиль Садыков. Кроме полюбившихся татарстанцам газет и журналов, он представил почтовые открытки «Хатлар йорты». Одну из них, руководитель АО «Татмедиа» подарил Главе Якутии Айсену Николаеву.

«Самая востребованная открытка, которую раскупают в Татарстане большими тиражами, называется "Вера". Возьмите в подарок», - сказал Садыков во время презентации. Глава Якутии взял открытку с благодарностью.

Подаренная открытка была выпущена в рамках серии, посвященной хоккейному клубу «Ак Барс». На ней изображён Президент Татарстана Рустам Минниханов в хоккейной форме.

Во время презентации продукции АО «Татмедиа» Президент Татарстана находился рядом с Главой Якутии. «Не нужно разводить культ личности», - пошутил он после доклада Шамиля Садыкова.


Хатлар Йортының төрле елларда чыккан оригиналь ачык хатларын искә төшереп алабызмы, дуслар? Менә алар! Кайсыларын биргәнегез яисә бүләккә алганыгыз булды?😜


Яңа һәм сез инде яратып өлгергән акча конвертларыбыз тиздән сатуда!


Көнен көнгә җибәрәбез... Бүген заказлар Мәскәүгә, Казанга, Балтачка китте! 💌


Бу атнада Казанда Kazansummit узды. Анда без дә булдык! Белүчеләр танып сөенде, белмәүчеләр белде👍🏻❤️ Сез дә белегез❤️


Күз алдыгызга гына китерегез - якыныгызның туган көне, һәм ул сездән почта ящигеннән саф татарча, матур тәбрикләмә ала! Мммм!

Чәчәк кимендә 1500 тора, ә открыткабыз ни бары 60 сум (сайтыбыз аша алганда!). Шунысын да искәртергә кирәк,эмоция ярышында еш кына тәбрикләмә чәчәкне җиңеп тә чыга!💌




Кавышу, гаилә кору, Туй итү - кеше тормышында була торган бик мөһим һәм гүзәл вакыйга! Ә мөһим вакыйгага чакыру да гүзәл булырга тиеш! Бездә татар телендә миллилекне саклап ясалган да, заманча ясалган да чакырулар бар. Көч-кодрәт, галиҗәнәп гүзәллек вак кына нюанслардан җыела!❤️❤️❤️


Ураза гаете мөбарәк булсын, күңелләргә нур тулсын!
Сезгә, гаиләгезгә һәм илебезгә саулык, иминлек, бәрәкәт телибез!
✨✨✨


Хәерле кич!
Менә чираттагы хатны җибәрәбез💌
Айга, атнага никадәр күп хатлар җибәрсәк тә, аларның һәрберсе өчен дулкынланасың, кайгырасың. Әйе, сез уйлыйсыздыр Почта начар эшли, хатлар килмәс, югалыр, шуның өчен кайгыра дип. Юк, бер дә алай түгел! Киресенчә, Почта бик әйбәт эшли, хатлар озак та үтми хуҗасына килеп ирешә. Килмичә, югалып калган хатлар бөтенләй юк. Без дулкынланабыз, бары тик безнең өскә куелган вазыйфа өчен. Безнең төп вазыйфа - кешегә хат аша бәхет, шатлык, елмаю, күңел җылысы җиткерү. Шуңа да хатны алдык дип безгә җавап җибәрүгә, безнең үзебезнең дә күңелләр күтәрелә.

Хөрмәтле Дуслар, нәрсә әйтәсе килә, әйдәгез хатлар язышыйк, табышыйк, берләшик, бәхет-шатлык өләшик!😊

13 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.

94

obunachilar
Kanal statistikasi