ИМАН НИГЕЗЛӘРЕ


Kanal geosi va tili: ko‘rsatilmagan, ko‘rsatilmagan
Toifa: ko‘rsatilmagan


«ИМАН НИГЕЗЛӘРЕ» — ул иманның алты баганасы белән танышу. Бу китап daura.com редакциясы командасы тарафыннан әзерләнде.
Онлайн дәресләребезне дә күзәтеп бар:
https://instagram.com/sskormashi

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
ko‘rsatilmagan, ko‘rsatilmagan
Toifa
ko‘rsatilmagan
Statistika
Postlar filtri


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Яңа китап!


Имтиханны тапшырганнар өчен бу китаплар бүләк булачак!


Сөләйман Солтан Кормаши dan repost
Игътибарыгызга Раил хәзрәт Фәйзрахмановның бик шәп китабын тәкъдим итәбез!

«hәр көнгә hәм hәркемгә файдалы вәгазь-нәсыйхәтләр» китабы, исеменнән күренгәнчә, hәммәбез өчен дә файдалы, калебләребезне вәгазьләп, нәсыйхәтен биреп торучы хезмәт булыр дип ышанып калабыз.

Әлеге китапка ия буласыгыз килсә, түбәндә күрсәтелгән номерга языгыз, шалтыратыгыз!
89274741205




Сөләйман Солтан Кормаши dan repost
Бу китапны тәкъдим итеп торырга да кирәкми. Бу — бүләк, сату өчен түгел.

Кирәк икән — түбәндә күрсәтелгән номерга языгыз, шалтыратыгыз.
89274741205




Сөләйман Солтан Кормаши dan repost
Игътибарыгызга доктор Гомәр ибн Габдеррахман ибн Мөхәммәд әл-Гомәрның сорау-җавап рәвешендә төзелгән, күптән көтелгән китабын тәкъдим итәбез.

Әлеге китап, Аллаһ сүзләре, Аның илчесе һәм беренче буын мөселманнарының инану-игътикадлары хакында мәгълүмат житкерә торган хезмәт.

Тәрҗемә кылучы: Илшат Җиhаншин (Әбү Сәлмән).

Әлеге китапка ия буласыгыз килсә — түбәндә күрсәтелгән номерга языгыз, шалтыратыгыз.
89274741205




Сөләйман Солтан Кормаши dan repost
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ, кадерле дусларыбыз!

Шушы арада татар телендә файдалы, эчтәлекле китаплар дөнья күрде (hәм күрәчәк). Шулар белән сезне дә таныштырып китим дидем. Өегезгә кадәр дә китереп бирә алабыз)


Сөләйман Солтан Кормаши dan repost
Ин шәә Аллаһ, ноябрь аеннан башлап, күптән вәгъдә ителгән китапны — Габдерраззак ибн Габделмухсин әл-Бәдрның хезмәтенә нигезләнеп төзелгән «Аятел Көрси ("Ләә иләһә иллә Аллаһ"ка унике дәлил)» китабын укый башларбыз.

Файдалы мәгълүмат дип тапсагыз, якыннарыгыз белән бүлешегез!

Онлайн дәресләребездә безнең белән бергә буласыгыз килсә, инстаграмдагы битемә рәхим итегез!

https://instagram.com/sskormashi






Җаваплар килә башлады, Әлхәмдүлилләһ! Аллаһ файдалы гыйлемнәр бирсен! Әмин!


Безнең белән элемтә


62. Кемнәр алар фәрештәләр һәм алар нәрсәдән халык кылынган?

63. Фәрештәләргә гомуми һәм хас рәвештә иман китерү ничек була?

64. Кайсы фәрештәләр нинди вазыйфа өчен җавап бирә?

65. Үлем фәрештәсенең исеме ничек?

66. Исрафил фәрештә сур быргысына ничә мәртәбә өрәчәк һәм ул өрүләрдән соң ниләр булачак?

67. Кешеләр каберләреннән нинди кыяфәттә торачаклар?

68. Кыямәт көнендә кояш кешеләрдән күпме ара ераклыгында булачак?

69. Үлчәү белән хисап арасында аерма нидә?

70. Гамәлләр язылган битләр ничек итеп тапшырылачак?

71. Сират күпере өстеннән кемнәр үтәчәк?

72. Сират күпереннән ничек үтәчәкләр?

73. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сулыгын тасвирлап бир әле?

74. Җәннәт белән Җәһәннәм хәзер дә бармы?

75. Шәфәгать кылырга кемгә рөхсәт ителәчәк?

76. Шәфәгать кылуның кагыйдәләрен атап кит.

77. Нәрсә ул «тәкъдир»?

78. Тәкъдир белән язмышның аермасы нидә?

79. Тәкъдиргә иман китерү үз эченә нәрсәләрне ала?

80. Тәкъдир мәсьәләсендә адашкан нинди фиркаларны беләсең?

81. «Иман нигезләре» китабы белән танышу сезгә файда бирдеме?))


«ИМАН НИГЕЗЛӘРЕ» китабы буенча имтихан сораулары

1. Аллаһ кешеләрне нинди максат белән бар кылган? Нинди дәлил бар?

2. Аллаһ тарафыннан хакыйкатьне аңлауда күрсәтелгән җиңеллек, ярдәм нидән гыйбарәт?

3. Нәрсә ул гыйбадәт? Сүз яисә гамәлнең гыйбадәт икәнен кайдан белергә?

4. Аллаһ каршында Исламнан башка дин бармы? Нәрсә ул Ислам (билгеләмәсен атап кит)?

5. Ширек әһелләре белән бергә булучының Исламы камил буламы?

6. «Иман» сүзенең мәгънәсе ничек?

7. Кешенең барлык гыйбадәте дә иманның алты баганасына инануда төзелгәнлеген аңлат.

8. Галимнәр «Әли-Гыймран» сүрәсенең 31 нче аятен «Имтихан аяте» дип атыйлар. Ни өчен?

9. Нинди курку мактауга лаек?

10. Өметнең мактауга лаек ике төрен аңлат

11. Дога белән кемнәргә дәшергә ярый?

12. Нәрсә ул “истигәнә”, “истигәзә” ,“истигасә”?

13. Аллаһка тәвәккәл кылуны ничек дөрес аңларга?

14. Аллаһка иман китерү ни дигәнне аңлата?

15. Аллаһны Раббылыкта берләү нәрсәне аңлата?

16. Аллаһны иләһ итүдә берләү нәрсәне аңлата?

17. Аллаһны исем-сыйфатларында берләү нәрсәне аңлата?

18. Аллаһның барлыгын гына тану, ышану кешене мөселман итәме?

19. Аллаһны исем-сыйфатларында берләү ничек була? Аңлатып кит.

20. «Кем Аллаһның исемнәрен санап чыга — ул Җәннәткә керер» сүзләрен ничек аңларга? Аллаһның ничә исеме бар?

21. Нинди аять «Коръәннең иң бөек аяте» дип атала?

22. Аллаһның кайбер сыйфатларын санап кит

23. Коръән белән ант итергә ярыймы? Аңлатып кит

24. Аллаһның «коллары белән бергә булу» сыйфатын ничек аңларга?

25. Аллаһның исем-сыйфатларын бозу (тәхриф) нидә чагыла?

26. Аллаһның исем-сыйфатларын кире кагу (тәгътыйль) нидә чагыла?

27. Аллаһның исем-сыйфатларын күзаллау (тәкйиф) нидә чагыла?

28. Аллаһның исем-сыйфатларын мәхлукатлары сыйфаты белән охшату (тәмсийл) нидә чагыла?

29. «Рахмән булган Аллаһ Гаршеннән күтәрелде. Ә Ул ничек күтәрелде?» — дигән сорауга Имам Мәликнең (Аллаһ аңа рәхимле булсын): «Ничек?» дип сорау акылсызлык! Аның Гаршеннән күтәрелүе билгеле! Моңа ышану – мәҗбүри (вәҗиб)! Ә моның хакында сорау бирү – бидгать!» дигән сүзләрен аңлатып, шәрехләп бир.

30. Нәрсә ул «Тәүхид әл-Улүһия»?

31. Ни сәбәпле мөшрикләр Аллаһ белән янәшә башкаларга да гыйбадәт кылганнар?

32. Аллаһның бар икәнлеген, Аның Раббы икәнлеген тану адәм баласын мөселман итәме?

33. «Ләә иләһә иллә Аллаһ» шәһәдәт сүзләренең ничә шарты бар? Аларны атап чык.

34. «Ләә иләһә иллә Аллаһ» шәһәдәт сүзләренең дөрес мәгънәсе, тәрҗемәсе ничек була?

35. Нәрсә ул «ширек»?

36. Зур ширек белән кече ширеккә аңлатма бир

37. Зур ширек белән кече ширек арасында нинди аермалар бар?

38. Ширек барлыкка килүнең сәбәбе нидә?

39. Зур ширекнең дүрт төрен санап кит

40. Китапларга иман китерү нәрсәне аңлата?

41. Корәндә кайсы китаплар телгә алынган?

42. Кайсы пәйгамбәргә нинди Китап иңгән?

43. Соңгы китапның исеме ничек һәм ул башка Китапларга иман китерүдән нәрсәсе белән аерыла?

44. Аллаһның кешеләр өчен Пәйгамбәрләр җибәрүнең максаты нидә?

45. Аллаһның Китабында ничә пәйгамбәрнең исеме телгә алына? Санын гына ата.

46. Пәйгамбәрләрнең берәрсенә генә булса да ышанмасаң ни була?

47. Гаять кыюлыкка ия булган расүлләр (Улүл-газм) кемнәр алар?

48. Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кемнәр өчен Аллаһ илчесе?

49. Мөхәммәдтән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) соң пәйгамбәр булачакмы?

50. Пәйгамбәр (ән-нәби) белән Илче (әр-расүл) арасында нинди аерма бар?

51. Ни сәбәпле Кыямәт көне «Соңгы көн» дип атала?

52. Үлгәннән соң терелеп булачагына Коръәндә бәян ителгән, фикерләүгә нигезләнгән нинди мисаллар китерә аласың?

53. Кыямәт кайчан киләчәк? Моның хакында кем белә?

54. Көръән һәм Сөннәттә Кыямәтнең якынаюына күрсәтә торган нинди билгеләр хәбәр ителә?

55. Үлем белән бәйле булган иманга ниләр керә?

56. Гөнаһлы кешегә үлем килгәч ул Аллаһтан нәрсә сорар?

57. Иман әһеленең үлеме – җаны чыгуы ничек булачак?

58. Имансыз, гөнаһлы бәндәнең үлеме – җаны чыгуы ничек булачак?

59. Кабердә нинди сынау булачак?

60. Кабердәге ләззәтлелек нидән гыйбарәт?

61. Кабердәге газап нидән гыйбарәт?


Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ!

Имтихан сораулары әзер икән, ник имтиханны башламаска соң әле!)

Кадерле каналыбыз кунаклары! Игътибарыгызга сорауларны тәкъдим итәбез.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: сорауларга жавап биргәнче иң башта бар язмаларны да тыңлап чыгырга кирәк. Бу — шарт булып тора. Соңыннан сорауларны алдыгызга куеп (кирәк булса параллель рәвештә язманы кире тыңлап) дөрес жавапларны билгеләп барыгыз. Дәфтәр битенә күчереп алып безгә фотосын да, хат рәвешендә дә, аудио форматта да яздыртып жибәрә аласыз. Бернинди дә авырлык юк.

Аллаһ файдалы гыйлемнәребезне арттырсын! Әмин!

Имтихан хакында тагын өстәмә мәгълүмат бирербез әле. Әлегә шулар.







20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.

201

obunachilar
Kanal statistikasi