7 – Ислам, конкретлаштырып, хатын-кызларны, балаларны һәм картларны үтерүне тыя. Бүрайдадан тапшырылган хәдистә Пәйгамбәребезнең хәрби җитәкчеләргә үгет-нәсыйхәт биреп мондый сүзләр әйткәне китерелә:
لاَ تَقْتُلُوا وَلِيدًا
«Балаларны үтермәгез!»
📖 Әбү Дауд (2613)🎤 Шулай ук Ибн Гомәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырыла:
وُجِدَتْ فِي بَعْضِ مَغَازِي رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مَقْتُولَةً، فَأَنْكَرَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ ذَلِكَ، وَنَهَى عَنْ قَتْلِ النِّسَاءِ وَالصِّبْيَانِ
«Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бер сәфәре вакытында үтерелгән хатын табылды. Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хатыннарны вә балаларны үтерүне тыеп, шелтә белдерде».
📖 әл-Бохари (3014, 3015) һәм Мөслим (1744)🎤 Бу хәдиснең кайбер риваятләрендә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үтерелгән хатынның мәете тирәсендә кешеләр җыелганын күргәч, алар янына килеп болай дип әйтә:
مَا كَانَتْ هَذِهِ تُقَاتِلُ فِيمَنْ يُقَاتِلُ
«Ул бит сугышмаган, ни өчен аны үтергәннәр?»
📖 Ибн Мәдҗә (2842), «Әс-Сахиха» (708) не кар.
🎤 Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткән:
لاَ تَقْتُلُوا شَيْخًا فَانِيًا وَلاَ طِفْلاً وَلاَ صَغِيرًا وَلاَ امْرَأَةً
«Картны, кечкенә баланы һәм хатын-кызны үтермәгез!»
📖 Әбү Дауд (2614)
💬 Бу хәдисләр нигезендә галимнәр бертавыштан (идҗмәг) хатын-кызларны, балаларны һәм алар кебекләрне үтерү ярамый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ә начар гамәлне башкаручылар балалар һәм өлкәннәр арасында, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында, яшьләр һәм картлар арасында аерма ясамый.
➡️ Тулырак бу сылтама буенча.