...– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит. – Йокы аралаш әбинең тавышын ишетәм.
– Хәзер, әби, хәзер тораа…а…– Мин сүземне дә әйтеп бетермичә, тагын әвем базына чумам.
– Тор инде, бала, иии Аллам. – Әбинең өзгәләнгән тавышына уянып китәм дә авыр күз кабакларымны зур тырышлык белән күтәреп, тынычландырырга ашыгам:
– Торам, әби, торам, инде торып бар…а…м, – каһәр суккан йокы тагын соңгы авазларымны урлый...
Лилия ФӘТТАХОВА
«Без пионер чакларда. «Күчмә байрак»