Новости на татарском газеты «Өмет»


Kanal geosi va tili: ko‘rsatilmagan, Ruscha
Toifa: ko‘rsatilmagan


Поделиться новостью или историей анонимно: @ometufa_bot
Канал газеты ''Өмет'' на татарском языке. Новости, истории от подписчиков и конкурсы.

Bog‘liq kanallar  |  O‘xshash kanallar

Kanal geosi va tili
ko‘rsatilmagan, Ruscha
Toifa
ko‘rsatilmagan
Statistika
Postlar filtri


Топинамбур
(җир грушасы) файдасы

✅ Шикәр диабеты, ашканы асты бизе, ашказаны җәрәхәте, кан басымы күтәрелү кебек авырулардан файдасы бик зур. 👍👍

🔥Ул организмдагы нитратларны тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын яхшырта.

Шикәр диабетын, гипертонияне, инсультны дәвалау өчен берничә рецепт:
✅ Бүлбеләрне юып турарга, сыек май салып, салат кебек ашарга яки шуларны башка салатка кушып ашарга.

✅ Яңа казып алынган бер-ике чи бүлбене ач карынга ашарга.

✅ Чи яки кипкән бүлбеләрне компот кебек итеп кайнатырга, атнасына ике- өч тапкыр көненә берәр литр эчәргә. 1-2 литр суга 2 чи бүлбе (яки ике аш кашыгы киптерелгәне) таләп ителә. Чиләрен 10—15 минут, кипкәнен бер сәгать чамасы кайнаталар. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә эчәргә ярый.

👍Диабет белән авырмаучы кешеләр эчемлеккә шикәр яки бал өсти алалар. Бу төнәтмә кан басымын, кандагы шикәрне киметә, ашказаны асты бизенә уңай тәэсир итә, канның кызыл тәнчекләрен арттыра.
✅Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез!


В посте есть вложения:


Илнар Ганиев «Күңелдән чыккан җырлар»🪗 программасында Андрей Малаховта кунакта булып кайткан.🔥🔥🔥
Илнар Ганиев — башкорт эстрадасында үз юлын булдырырга тырышкан яшь җырчыларның берсе. Аның өчен федераль каналга чакырылу — зур тәҗрибә һәм мәртәбә.

Малахов программасында Илнар үзенең иҗат юлы, җырлары һәм башкорт сәнгате турында сөйләгән.
Артист әйтүенчә, федераль телевидениега чыгу киләчәктә яңа җырлар иҗат итәргә, илһамланып эшләргә зур этәргеч бирәчәк.
Яшь җырчыга киләчәктә дә ижади уңышлар, бик күп яңа җырлар һәм зур сәхнәләргә чыгуын телибез!


🤩Бер ай эчендә 15 пар игезәк дөньяга килгән🔥

Башкортстан – игезәкләргә бай төбәк. 

Уфадагы Республика перинаталь үзәгендә сентябрь аенда 15 пар игезәк дөньяга килгән.

Аларның сигез пары – кызлар, ике пары – малайлар һәм биш пары «королевская двойня», ягъни малай һәм кыз.

Бер ай эчендә перенаталь үзәктә барлыгы 1104 бала туган — кызлар һәм малайлар тигез диярлек. Иң кечкенәсенең авырлыгы 675 г һәм буе 26 см булган, ә иң зурысы 5040 г һәм буе 57 см булып туган.

Сабыйлар сау-сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр.❤


Хикмәтле язма👍

Бер фәкыйрь кеше Раббыбыз Аллаһтан сораган:
– Я, Раббым, мин нигә соң шундый хәерче?

Раббыбыз Аллаһ:
–Саран булып башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең, менә шуңа! -дигән.

Бу хәерче кеше әйткән:
–Я, Раббым, үземдә булмаганны башкаларга ничек бирим соң? Минем бер нәрсәм дә юк бит!- дигән.

Аллаһ Тәгалә:
– Ялгышасың, бәндәм! Синең кешеләргә бирә алырлык берничә кыйммәтле әйберең бар. 🤲Кешеләргә елмаю бүләк итәрдәй – йөзең,
🤲матур сүз сөйли алырдай – телең,
🤲кешеләргә урын таба алырлык – йөрәгең,
🤲һәркемгә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең бар,
🤲кешеләргә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар бит! –дигән.
🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀

👍Димәк, бер кеше дә тулысынча ярлы, хәерче түгел. Чөнки
елмаеп караган кеше янында күңел тынычлана. Юкка гына акыл ияләре, елмаю – сәдакә, димәгәннәр.
Мәгънәле сүз, кирәкле, матур, хәерле сөйләм дә җан азыгы. Кайберәүләрнең сүзләрен тыңлап кына торасы килә.
Акыллы кешенең биргән киңәшләре - алтын-көмештән дә кадерле байлык.
Байлык
Показать полностью...


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Табигать кочагында ашарга перешергә яратучылардан -❤
Ә кеше пешергәнне карап торырга яратучылардан -👍


Иреннән аерылган чорда Ләйлә Галиева: "Мин не пропаду!" дигән иде. Бөтен җаны-тәне белән иҗатка чумып, әле исә Казанда "сольный" концертын да уздырган. Афәрин!👏👏 Тырыш Ләйләбез, булдыра!💐

Ләйлә Галиеваның иҗатына карашыгыз нинди? 👍❤🔥👎?


Иреннән аерылган чорда Ләйлә Галиева: "Мин не пропаду!" дигән иде. Бөтен җаны-тәне белән иҗатка чумып, әле исә Казанда "сольный" концертын да уздырган. Афәрин!👏👏 Тырыш Ләйләбез, булдыра!💐

Ләйлә Галиеваның иҗатына карашыгыз нинди? 👍❤🔥👎?


Тиздән пенсияне почтада «Макс» кушымтасы ярдәмендә дә алырга мөмкин булачак, ә паспорт кирәкмәячәк.💁🏻‍♂️

Тулырак мәгълүматны безнең сайтка кереп укый аласыз.

😉Димәк, паспорт сумкада яки кесәдә йөреп, таушалып бетмәячәк😃👏


Бүген – Халыкара укытучылар көне.
Хөрмәтле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез -  Бөтендөнья укытучылар көне белән котлыйбыз. 

Горурланам

Нинди бөек исем –Укытучы!
Горурланам шушы исемгә.
Укытучыларымны ислим мин,
Һәрбересе минем күңелдә.

Өйрәтә ул кулга каләм тотып,
Һәр баланы хәреф язарга.
Аңлата ул кошлар көзен китеп
Кайтуларын янә язларда.

Укучыларына мөгаллимнәр
Уңыш тели туар таңнарда.
Нинди җылы сүзләр әйтсәм дә мин
Аз булырдыр димен аларга.

Ходай биргән барлык һөнәрләрдән
Изгеседер – булу мөгаллим.
Хезмәттәшләр, сезгә уңыш телим,
Үзем дә бит әле мөгаллим –
Бәхетлемен бүген шуңа мин!

Миләүшә Касыймова.


Халык сынамышлары:
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.

8 октябрь - әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.

10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
Дәвамы монда

Халык сынамышларына ышанасызмы, күзәткәнегез бармы?


❗НАМАЗ УКЫРГА ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР ӨЧЕН

Иртәнге намаз уку тәртибе🤲

1) Тәһарәт алгач, кыйблага карап, туры басарга һәм ният әйтергә кирәк:

“Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмилләәһи-рахмәәнир-рахиим. Аллаһ ризалыгы өчен иртә намазының ике рәкәгать сөннәтен (я ике рәкәгать фарызын) кылырга ният иттем”.

Ике аяк уртасында дүртбармак сыешлы ара калдырып басып, күз карашы сәҗдә кылачак урынга төбәлә.
Дәвамы монда.


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
🎧Бик күп хит җырлар авторы, таланты җырчы Ильмира Нәгыймовага "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелгән!🔥

Котлыйбыз!👏🎇

✅ Бу мактаулы исем аңа тагын да илһамланып эшәргә көч һәм дәрт өстәсен, матур җырлар иҗат итеп, халыкны шатландырырга язсын.❤❤❤❤


В посте есть вложения:


Юмор остасы Данир Сабиров Салават Фәтхетдиновка иң яхшы пародия ясаучыларның берсе.🔥🔥🔥🔥 Килешәсезме? 😉


Башкирский гамбит dan repost
📊Радий Хабиров в топ-10 рейтинга информационных кампаний в Telegram-каналах за период 26 сентября - 2 октября 2026 года

📈Усиление публичных позиций Главы Республики Башкортостан Р. Хабирова

➡️Подготовка Уфы к саммиту ШОС: анонсированы масштабные работы по обновлению городской инфраструктуры.

🔎 Полностью рейтинг


Кашпировский вафат булган
Аның бер яшьлек кызы ятим калган.❤‍🩹

📺Кашпировский халыкка 1988 елда «Взгляд» программасы аша танылды. Анатолий Михайлович студиядә алып баручының кулына зур энә тыкканда аның авыртуын басты.😨

📺Советлар Союзының соңгы елларында Кашпировский Үзәк телевидение каналында үз тапшыруының берничә чыгарылышын үткәрде. Аның барышында имеш телевизор караучыларны төрле авырулардан✋тылсымлы рәвештә дәвалый...
Наркозсыз хирургик операция үткәрергә ярдәм итүе аңа аеруча дан китерә.🔥

✅Кашпировский – бик үзенчәлекле шәхес. Ул:
🔸25 ел табиб-психиатр булып эшли,
🔸спорт мастеры була,
🔸Дәүләт Думасы депутаты да була.
🔸Былтыр августта 86 яшьлек Кашпировский өченчегә әти булган. Аның Эллина исемле кызы үсеп килә.

✋Кашпировский ни сәбәпле үлгән һәм хатыны кем булган - укырга монда.

✋✋✋✋✋
Кашпировский тапшыруын сез карый идегезме? Нинди истәлекләр сакланган?


БашФреш | Новости dan repost
УФСБ России по Республике Башкортостан выявлена и пресечена противоправная деятельность сотрудника полиции, 1995 г.р., сообщившего секретные данные лицам, не допущенным к сведениям, составляющим государственную тайну.
Сотрудниками УФСБ установлено, что в 2024 году старший оперуполномоченный МВД по Республике Башкортостан неоднократно сообщал двум жителям г. Уфы сведения о проводимых органом внутренних дел в отношении них оперативно-разыскных и оперативно-технических мероприятиях. Таким образом, посторонним лицам были раскрыты организация, методы и тактика их проведения. Согласно заключению экспертов разглашенные сведения являются достоверными, составляют государственную тайну и имеют степень секретности «секретно».
В настоящее время злоумышленник уволен из органов МВД.
Следственным отделом УФСБ в отношении бывшего сотрудника правоохранительных органов возбуждено уголовное дело по признакам преступления, предусмотренного ч. 1 ст. 283 УК РФ «Разглашение государственной тайны». Проводя
Показать полностью...


Дуслар, бу каналга дустыгызны, туганыгызны яки танышыгызны чакырырга теләсәгез,
шушы сылтаманы җибәрә аласыз:👇

https://max.ru/ometufa


"Өмет" каналына сылтама👆🏻


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булган. 🔥🔥

"Иҗатыма ышанып, җырларымны яратып тыңлаган, концертларыма килгән һәрбер тамашачыма аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең мәхәббәтегез һәм хуплавыгыз миңа һәрвакыт көч һәм дәрт бирә.

Һәм, әлбәттә, һәрвакыт янәшәмдә булган, мине аңлаган, һәм илһамландырган яраткан хатыным Эльмирага аерым рәхмәтем. ❤️

Бу исем — минем өчен зур горурлык һәм зур җаваплылык. Алга таба да сезнең ышанычыгызны акларга тырышып, яңа җырлар, яңа иҗади эшләр белән сөендерергә насыйп булсын! Амин🤲

Барыгызга да чын күңелемнән рәхмәт!"❤️– дип язган ул.

🪗🪗🪗

Ә сез Ришат Фазлыйәхмәтовның иҗатын яратасызмы? -❤

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.