Aisilu Yuldash


Channel's geo and language: not specified, not specified
Category: not specified


📃🖌

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
not specified, not specified
Category
not specified
Statistics
Posts filter


🌿 Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Халәтләре белән сездән өстә булганнарга түгел, ә сездән аста булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһның бер генә нигъмәтен дә аз дип күрмәскә ярдәм итәр”, – дигән (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим).

✨✨✨ Бу шигъри юллар нәкъ шул хакта. ⬆️

https://t.me/Aisiluyuldash




Forward from: Timergali hazrat
Догада булыйк

رَبَّنَا مَا خَلَقْتَ هٰذَا بَاطِلاً سُبْحَانَكَ فَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

✨ Укылышы: "Раббәнәә мәә халәкътә һәәзә ("з" хәрефе сакау итеп укыла) бәәтыйлән сүбхәәнәкә фәкыйнәә газәәбән-нәәр" ("з" хәрефе сакау итеп укыла).

✨ Мәгънәсе: "Йә, Раббыбыз, Син боларны бушка яратмадың, Синең кимчелекләрең юк, безне ут газабыннан сакласаң иде".

📿🕌 Җомга көне мөбарәк булсын! Раббым догаларыбызны кабул кылып, безләрдән риза булса иде.

🤲 Раббыб
ыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен иде.

https://t.me/timhazrat
href='' rel='nofollow'>


❄️ Кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе булган җомга көне мөбарәк булсын, дусларым! Урамда салкын булса да, күңелебезне кояш нурларының җылысы иркәләп торсын!

⚜️Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга – кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе. Бу көнне Адәм халык кылынган, бу көнне ул җәннәткә кертелгән, бу көнне җәннәттән чыгарылган һәм Кыямәт көне дә нәкъ шушы көндә, ягъни җомга көнне җитәчәк”,
– дип әйткән (имам Мөслим).


https://t.me/Aisiluyuldash




Forward from: Timergali hazrat
Video is unavailable for watching
Show in Telegram


Forward from: Timergali hazrat
Бәлаләрдән коткара торган дога

لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

🤲 Укылышы:  "Ләә иләәһә илләә әнтә, сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз‌-з‌аалимиин" ("з" хәрефе сакау итеп укыла – ред.).

🌿 Аңлатмасы:

✨    Ләә иләһә илләә әнтәСиннән башка илаһ юк (Аллаһка мөрәҗәгать ителә – ред.).

✨    
Сүбхәәнәкә – Син һәртөрле кимчелектән пакь.

✨   
Иннии күнтү минәз‌-з‌аалимиин – Дөреслектә, мин үз-үземә золым (начарлык– ред.) кылучылардан булдым.

❇️ 
Бу дога – Коръән аяте: "Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр", 21:87.

☝️ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

  
دعوة ذي النون إذا دعا وهو في بطن الحوت لا إله إلا أنت سبحانك إني كنت من الظالمين فإنه لم يدع بها رجل مسلم في شيء قط إلا استجاب الله له

⚜️  "Кит балыгының карынында булган Зуннуннең (Юныс галәйһиссәламнең) кылган догасы шушы булды: "Ләә иләәһә илләә әнтә, сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз‌-з‌аалимиин". Һәм, дөреслектә, әгәр берәр мөселман бу дога белән Аллаһтан ни дә булса сораса, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аңа җавап бирер" (имамнар Әхмәд, Тирмизи, Әл-Бәйһакый).

❄️ 
Һәркемгә дә хәерле, бәрәкәтле, зикерле, догалы көннәр теләп калам.

https://t.me/timhazrat


Хәерле көннәр барыгызга да! 🌿 Әлегә шундый канал булдыру теләге бар. Монда динебез хакында мәгълүмат, кызыклы интервьюлар, хикәяләр, шигырьләр, Тимергали хәзрәтнең вәгазьләре, матур фото-видеолар булыр дип көтелә. 😉 Айсылу Юлдашева әкренләп әзерли, безнең белән калыгыз))


📿 Иң еш таралган ун зикер кәлимәсе:


1️⃣ Һәр эшне “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” (“Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән”) сүзләре белән башлау.

2️⃣ “Сөбеханәллааһ” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь”), “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар булсын”), “Аллааһү әкбәр” (“Аллаһ бөек”) сүзләрен кабатлау. Расүлебезнең әйтүе буенча, болар кешенең тагы да хәерле булуына сәбәпче булачак. Аларны без һәр намаздан соң 33 тапкыр әйтәбез. Башка вакытта да күпләп әйтү хәерле булыр.

3️⃣ Шәһадәт кәлимәсе сүзләре – “Ләә иләәһә илләллааһ” (“Аллаһтан башка илаһ юк”). Расүлуллаһ: “Иң хәерле зикер – Ләә иләәһә илләллааһ, ә иң хәерле дога – Әлхәмдүлилләәһ” – дигән (имамнар Ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).

4️⃣“Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм (“з” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) вә бихәмдиһи” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь һәм Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар”). Имам Әт-Тирмизи риваять иткән хәдис буенча, бу сүзләрне даими әйтүче кеше өчен җәннәттә хөрмә агачы бүләк ителер.

5️⃣“Сөбеханәллааһи вә бихәмдиһи” һәм “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм” сүзләре хакында Расүлебез: “Телдә әйтергә җиңел булган, әмма Кыямәт көнендә мизаннарда (үлчәүдә) авыр килгән сүзләр”, – дигән.

6️⃣ “Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәллааһи вә ләә хәулә, вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Аллаһ исеме белән. Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”). Бу зикерне Аллаһка тәвәккәл итеп, хәлләребезне бары Ул гына үзгәртә алуын танып әйтәбез.

7️⃣ “Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм” (“Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм”). Расүлебез: “Аллаһ белән ант итәм, мин көненә 70 мәртәбә Аллаһтан истигъфар сорап, Аның гафу итүен үтенеп мөрәҗәгать итәм”, – дигән (имам Әл-Бохари). Икенче хәдистә Расүлебез: “Әгәр берәү даими рәвештә Аллаһтан гафу итүен сораса, Раббыбыз аңа теләсә кайсы бәладән чыгу юлын күрсәтер, борчуын җиңеләйтер һәм көтмәгән җирдән ризыкландырыр”, – дигән (имам Әбү Давыд).

8️⃣ “Хәсбүнәллааһү вә нигъмәл вәкиил” (“Аллаһ безгә җитә, Ул нинди яхшы Яклаучы”) Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе сүрәсе, 3:173. Мәгънәсеннән аңлашылганча, бу зикерне Раббыбызга тәвәккәл иткәндә кылу урынлы. Аны Ибраһим галәйһиссәлам залим фиргавен тарафыннан утка атылганда укый. Бу сүзләр Коръәни Кәримдә килә. Аллаһның рәхмәте белән, шулчак дөрләп янган ут гөлбакчага әйләнә.

9️⃣“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” (“Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”).

⚜️ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән.

🔟 “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәд” (“Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”) дип салават сүзләрен әйтү. Расүлебез: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән (Имам Ән-Нәсаи).

Бу исемлекне тагы да дәвам иттереп була, зикер сүзләре бихисап. Алар хакында Коръәннән һәм хәдисләрдән белә алабыз. Намазларыбыздан соң укый торган “Аятел-Көрси” дә, табын яныннан кузгалганда укыла торган “аш догасы” да,шәйтаннардан, төрле зәхмәт, вәсвәсәдән Раббыбызга сыенып укыла торган “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре, “әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” сүзләре дә зикер булып тора.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/timergali-xazrat-iuldasev-sezne-in-xaerle-gamalga-ondimme



10 last posts shown.

33

subscribers
Channel statistics