📿 Иң еш таралган ун зикер кәлимәсе:
1️⃣ Һәр эшне “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” (“Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән”) сүзләре белән башлау.
2️⃣ “Сөбеханәллааһ” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь”), “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар булсын”), “Аллааһү әкбәр” (“Аллаһ бөек”) сүзләрен кабатлау. Расүлебезнең әйтүе буенча, болар кешенең тагы да хәерле булуына сәбәпче булачак. Аларны без һәр намаздан соң 33 тапкыр әйтәбез. Башка вакытта да күпләп әйтү хәерле булыр.
3️⃣ Шәһадәт кәлимәсе сүзләре – “Ләә иләәһә илләллааһ” (“Аллаһтан башка илаһ юк”). Расүлуллаһ: “Иң хәерле зикер – Ләә иләәһә илләллааһ, ә иң хәерле дога – Әлхәмдүлилләәһ” – дигән (имамнар Ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).
4️⃣“Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм (“з” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) вә бихәмдиһи” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь һәм Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар”). Имам Әт-Тирмизи риваять иткән хәдис буенча, бу сүзләрне даими әйтүче кеше өчен җәннәттә хөрмә агачы бүләк ителер.
5️⃣“Сөбеханәллааһи вә бихәмдиһи” һәм “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм” сүзләре хакында Расүлебез: “Телдә әйтергә җиңел булган, әмма Кыямәт көнендә мизаннарда (үлчәүдә) авыр килгән сүзләр”, – дигән.
6️⃣ “Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәллааһи вә ләә хәулә, вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Аллаһ исеме белән. Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”). Бу зикерне Аллаһка тәвәккәл итеп, хәлләребезне бары Ул гына үзгәртә алуын танып әйтәбез.
7️⃣ “Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм” (“Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм”). Расүлебез: “Аллаһ белән ант итәм, мин көненә 70 мәртәбә Аллаһтан истигъфар сорап, Аның гафу итүен үтенеп мөрәҗәгать итәм”, – дигән (имам Әл-Бохари). Икенче хәдистә Расүлебез: “Әгәр берәү даими рәвештә Аллаһтан гафу итүен сораса, Раббыбыз аңа теләсә кайсы бәладән чыгу юлын күрсәтер, борчуын җиңеләйтер һәм көтмәгән җирдән ризыкландырыр”, – дигән (имам Әбү Давыд).
8️⃣ “Хәсбүнәллааһү вә нигъмәл вәкиил” (“Аллаһ безгә җитә, Ул нинди яхшы Яклаучы”) Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе сүрәсе, 3:173. Мәгънәсеннән аңлашылганча, бу зикерне Раббыбызга тәвәккәл иткәндә кылу урынлы. Аны Ибраһим галәйһиссәлам залим фиргавен тарафыннан утка атылганда укый. Бу сүзләр Коръәни Кәримдә килә. Аллаһның рәхмәте белән, шулчак дөрләп янган ут гөлбакчага әйләнә.
9️⃣“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” (“Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”).
⚜️ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән.
🔟 “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәд” (“Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”) дип салават сүзләрен әйтү. Расүлебез: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән (Имам Ән-Нәсаи).
✨ Бу исемлекне тагы да дәвам иттереп була, зикер сүзләре бихисап. Алар хакында Коръәннән һәм хәдисләрдән белә алабыз. Намазларыбыздан соң укый торган “Аятел-Көрси” дә, табын яныннан кузгалганда укыла торган “аш догасы” да,шәйтаннардан, төрле зәхмәт, вәсвәсәдән Раббыбызга сыенып укыла торган “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре, “әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” сүзләре дә зикер булып тора.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/timergali-xazrat-iuldasev-sezne-in-xaerle-gamalga-ondimme