ТЫЗ-БЫЗ


Channel's geo and language: not specified, not specified
Category: not specified


📕балаларга яңа китап эшлибез
🙌сезне дә таныштырабыз
🖋 работаем над новой книгой, рассказываем
Фатих Амирхан "Нәҗип"

Related channels

Channel's geo and language
not specified, not specified
Category
not specified
Statistics
Posts filter


Нәҗипкә ничә яшь?👦

Менә инде китапның төп каһарманнары белән дә таныша башларга вакыттыр. Нәҗип исемле малай бер шәһәрнең татар бистәсендә яши. Фатих Әмирхан аның төгәл яшен белдерми. Ә бәлки, яшьнең төгәл булуы кирәк тә түгелдер – мондый хәлләр һәркем белән теләсә кайсы вакытта була ала бит.

Шулай да язучы Нәҗипнең яшен белергә теләгән укучыларга бер табышмак язып калдырган. Әйдәгез, бергәләп укыйбыз:
“Мәрфуга апа дип без үзебезнең күрше Габдрахман абзыйның олы кызын йөртә идек. Миңа караганда - 8-9 яшь, абыема караганда 6-7 яшь олырак булган бу кыз, инде җиткән кыз булса да, безнең 14-15 яшьлек апабыз янына сөйләшеп утырырга гына түгел, ә курчак уйнашырга да керә иде.”

Йә, ничек уйлыйсыз, Нәҗипкә ничә яшь икән?


Образлар ничек туа? Бу хакта проект җитәкчесе, рәссам-иллюстратор Гүзәл Гарипова белән сөйләшеп алдык.

- Гүзәл, бер образны тудыруга күпме вакыт китә? Авторның сурәтләве генә персонажның портретын тудырырга ярдәм итәме яки син үзең дә яңа персонаж тудырасыңмы? Текстны укыганда ук күз алдына китерәсеңме?

-Бер образны тудыруга төрлечә вакыт китә. Бер стандарт вакыт бар дип әйтә алмыйм.
Авторның сурәтләве, әлбәттә, бик булыша, ләкин аны тулырак аңлау өчен барыбер үз тирәңнән, тәҗрибәңнән охшаш кешеләр эзлисең, аны реаль тормышка якынайтырга тырышасың.
Текстны укыганда, гадәттә, үзем өчен тиз эскизлар ясап, күз алдына килгән әйберләрне билгеләп барам. Еш кына аларны алга таба эскизларда кулланам.

Сез дә бу теманы дәвам итеп, сорауларыгызны калдыра аласыз, дуслар💕

Ә бу рәсемдә Мәрфуга образын тудыру процессын күрергә була.


Яңа образлар шулай туа. Бу сылу кыз кем икән, таныйсызмы?


4. Булачак язучы үз заманы өчен алдынгы уку йорты булган Мөхәммәдия мәдрәсәсендә 10 ел дәвамында белем ала. Замандашлары истәлекләрендә аны болай дип искә ала: “...иртә белән Фатих һәм Ибраһим Әмирханнарны бик матур кара ат белән кучер мәктәпкә китереп куя торган иде. Аларның кулларында сумкалар, өс-башлары шәһәрчә матур киенгән, килештереп тегелгән киемнәр, житмәсә, алар төрле модага алмашынып торалар. Алар төшке аш вакытында ләвәшләр, сумсалар ашыйлар... Мин үзем шәхси боларга кызыга идем.”
5. Мәдрәсәдә ул алдынгы укучылардан була, гарәпчә иркен сөйләшә һәм үзлектән рус телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Әтисе аны киләчәктә мулла булуын тели.

Фото: Әмирханнарның гаилә сурәте. Сулдан уңга утырганнар: апасы Сәгадәт, аның кызы Рузия, әнисе Рабига абыстай; басканнар: энесе Ибраhим, Фатих.


Фатих Әмирхан тормышыннан 5 пункт (I өлеш)

Безнең проектыбызның тагын бер максаты - ул балаларны, әти-әниләрне танылган татар әдипләре белән якыннан таныштыру. Фатих Әмирхан турында без нәрсәләр беләбез? Танышуны әкеренләп башлыйк.

1. Мөхәммәтфатих Әмирхан 1886 нчы елның (Тукай белән яшьтәшләр, ул да 86 нчы елгы бит) 1 гыйнварында Казанда Яңа Татар бистәсендә туган. Әтисе - Зариф мулла Яңа бистәнең Иске Таш мәчетендә имам булган.
2. Әмирханнар - бик затлы нәсел, аларның борынгы бабалары Казан ханлыгы чорында морзалар булган. Соңырак та бу нәселдән күп танылган шәхесләр чыккан.
3. Фатих - өч балалы гаиләдә уртанчы малай: аның Сәгадәт исемле апасы һәм Ибраһим исемле энесе була.


Безнең тарихи консультантыбыз Динә Гатина-Шафиковадан төзәтмәләр килде.
Дәвам итәбез🙌
.
Пришли правки от нашего консультанта, этнографа Дины. Продолжаем✨

тыз
——
быз


Бер көнне булачак китапның сценаристы Булат Минкинга мондый сорау бирдек: «Булат, комикс язу буенча тәҗрибәң белән уртаклаш әле🙏🏻
Кызыкмы, катлаулымы? Эш барышында туган уйлар, хисләр…»

Булат озак көттермәде, җавабын юллады:

"Яза башлаганчы бераз куркытты, чөнки комикслар язганы юк иде әле. Әйе, Марвел, DC комикслары турында ишеткәнем бар, укыганым да бар, ләкин ул икенче формат, анда барыбер уйлап чыгарылган дөнья. Ә бездәге әсәрнең нигезе - тормыштан алынган вакыйгалар. Ничектер мин аны мөмкиндер дип уйламый идем. Минем өчен, бу ачыш булды. Безнең гади тормыштагы вакыйгаларны да комикска әйләндереп була икән. Һәм бу яшьләр өчен кирәк әйбер.
Аларның культурасы белән бәйләп, татар телендә төрле зәвыкълы комикслар язып була. Һәм бу комикслар бик күп булырга тиеш. Гомумән, балалар өчен татар телендәге контент бик бай булырга тиеш. Татар теле бөтен җирдән ташып торырга тиеш ул.

Дәвамы комментарийларда⬇️


Сегодня расскажем о команде проекта. Издание книги – ответственное дело. Особенно, когда это касается детской книги и классической литературы – ошибаться не стоит, второго шанса может не быть!)

Мы собрали опытную творческую группу:
1. Автор произведения – классик татарской литературы, редактор, переводчик, представитель знатного рода – Фатих Амирхан. (о нем еще расскажем отдельно)

2. Булат Минкин – режиссер, драматург,сценарист театра и кино. Участник и лауреат международных конкурсов драматургии. Его пьесы – в репертуарах театров Татарстана

3. Дина Гатина-Шафикова – научный сотрудник отдела этнологических исследований Института истории им.Ш. Марджании АН РТ

4. Эльза Набиуллина – филолог, преподаватель, пеерводчик.
Автор книги «Яшел китап», многочисленных детских проектов, подкастов на татарском языке

5. Гүзәл Гарипова – иллюстратор, дизайнер, хужожник спектакля «Ак бүре» театра МОҢ. Лауреат и победительница международных конкурсов иллюстрации


Алдагы язмада вәгъдә иткәнебезчә,
"Без"ләр белән таныштырабыз. Иң элек шуны искә алып үтәсе килә: китап эше, бигрәк тә төп укучың балалар булганда, хаталанырга рөхсәт итми. Укучыңның сиңа икенче шанс бирмәве дә бик мөмкин! Бу эшкә бик җаваплы карарга кирәк.

Шушы максатларны истә тотып, без тәҗрибәле команда тупладык:
1. Әсәрнең авторы – татар әдәбияты классигы, мөхәррир, тәрҗемәче, затлы татар нәселенең вәкиле – Фатих Әмирхан. (бу шәхескә аерым тукталырбыз)
(дәвамы карусельда➡️)

Шулай ук әлеге проектны чынга ашыруда киңәше, җылы сүзләре белән ярдәм иткән hәм итәчәк асыл затлар🙏🏻


Бүгенге язмабызны без "Үз телем" бәйгесенә багышларга булдык. Ни дисәң дә: китап идея (хыял) дәрәҗәсендә 2016 нчы елдан бирле яшәп килсә дә, аны гамәлгә ашыру нәкъ шушы бәйге ярдәмендә башланды🙏🏻

Быел "Үз телем" бәйгесе 2 нче тапкыр узды. Бәйгедә татар телен үстерүгә, куллануга багышланган төрле проектлар катнаша ала. Җиңүчеләр проектны чынга ашыруга акча ота🙏🏻

Безнең проектны рәссам, идея авторы Гүзәл Гарипова тәкъдим итеп, җиңү яулады. Шулай итеп эш рельсларга куелды. Аны уңышлы тәмамлап, тәкъдим итәргә язсын💕

🖋
тыз
____

быз


Почему же мы решили выбрать именно это произведение?
Вот несколько тезисов:

1. В этом рассказе прослеживается быт татарского городского населения рубежа XIX–XX вв.: татарский городской дом, семья, взаимоотношения с соседями, детские игры и т.д. С исторической точки зрения эти явления нам очень интересны и дороги, и могли бы быть настоящим открытием для читателей.

2. Часто актульность, художественные особенности татараской литературы ставятся под сомнение. Но ведь у нас есть много интереснейших произведений, и очень хочется, чтобы они в новом ключе открылись для читателей.

3. Татарскую классику тоже можно издавать в актуальных и современных форматах, мы будем работать с форматом графической новеллы. О том, что это такое еще расскажем подробнее.

4. Нам часто приходится слышать, что сложно найти современные татарские книги, в которых современные дети могут увидеть понятных им героев и знакомые ситуации. Однако, это не совсем так. Нәҗип – такой же как и ты – ребенок, который ищет себя в этом мире.


«Нәҗип» – классик язучыбыз Фатих Әмирханның балалар өчен язган хикәясе.

Ни өчен без нәкъ бу әсәрне сайларга булдык соң?
Берничә тезисны билгеләп үтик:

1. Әсәрдә XIX–XX гасырлар арасы татар шәhәр тормышы сурәтләнә: татар өе, көнкүреш, гаилә, күрше-күлән мөнәсәбәтләре, балалар уеннары h.б. Тарихи яктан караганда безгә бу күренешләр кадерле дә, кызыклы да hәм укучылар өчен ачыш та була ала.

2. Еш кына татар әдәбиятының камиллеге, актуальлеге, художестволыгы шик астына куела. Югыйсә, бездә менә дигән шәп әсәрләр күп ул – китап сөючеләргә шуны җиткерәсебез килә!

3. Татар классик әсәрләрне дә дөньякүләм тренд булган форматларга утыртып була (китапны без "график новелла" дип билгелибез – бу турыда алдагы язмаларда сөйләшербез)

4. Китап индустриясендә тәҗрибәле кешеләр буларак безгә* еш кына: татар телендә балалар өчен дус булырдай геройлар, китаплар аз яки юк, диләр. Ә безнең белгәнебез белән уртаклашасыбыз килә. Нәҗип – ул синең кебек үк үзен эзләүче "күрше малае".

*без - кемнәр ул? Танышырбыз🙏🏻


Forward from: ✨Guzelbanu✨
Люблю этап поиска в проектах, пробую техники для книги.

Бер 20 төрле өй ясадым бугай инде🫣

#нәҗип


Forward from: milli.kzn
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Дуслар! Бүгеннән башлап без сезне татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе җиңүчеләренең проектлары белән таныштыра башлыйбыз.

Конкурста грант откан Гүзәл Гарипова Фатих Әмирханның «Нәҗип» хикәясенә нигезләнгән график новелланы нәшер итү өчен әзерли. Видеода сценарий нигезендә китап өчен эшләнгән эскизларны һәм аларны кәгазьгә күчерү процессын күрә алабыз.


Дуслар!

Сезне яңа сәхифәбездә сәламлибез!
Монда без «Үз телем» татар проектлары гранты ярдәмендә әзерләнә торган «Нәҗип» график новелласына бәйле эшчәнлегебезне яктыртып барачакбыз: идея тарихы, авторлар, геройлар, кызыклы фактлар h.б.

Безнең белән булыгыз. Яңа татар китабын бергә тудырыйк!



Друзья!

Приветствуем вас!
Здесь будем рассказывать о том как мы работаем над графической историей «Нәҗип» по рассказу Фатиха Амирхана: о предыстории, идее, авторах, героях, об интересных фактах. Книга готовится к изданию при поддержке гранта «Үз телем».

Присоединяйтесь!

🖊
тыз
——
быз

15 last posts shown.

46

subscribers
Channel statistics