4. Булачак язучы үз заманы өчен алдынгы уку йорты булган Мөхәммәдия мәдрәсәсендә 10 ел дәвамында белем ала. Замандашлары истәлекләрендә аны болай дип искә ала: “...иртә белән Фатих һәм Ибраһим Әмирханнарны бик матур кара ат белән кучер мәктәпкә китереп куя торган иде. Аларның кулларында сумкалар, өс-башлары шәһәрчә матур киенгән, килештереп тегелгән киемнәр, житмәсә, алар төрле модага алмашынып торалар. Алар төшке аш вакытында ләвәшләр, сумсалар ашыйлар... Мин үзем шәхси боларга кызыга идем.”
5. Мәдрәсәдә ул алдынгы укучылардан була, гарәпчә иркен сөйләшә һәм үзлектән рус телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Әтисе аны киләчәктә мулла булуын тели.
Фото: Әмирханнарның гаилә сурәте. Сулдан уңга утырганнар: апасы Сәгадәт, аның кызы Рузия, әнисе Рабига абыстай; басканнар: энесе Ибраhим, Фатих.